Материалы

Данир Сабиров Төмәндә

последние и лучшие новости искусства в мире

42-9“Ниһаять, татар эстрадасында юморның чын остасы пәйда булды”, - дип язып чыктылар матбугатта үзе җырлый, бии, алып та бара, пародияләр дә күрсәтә, эчтәлекле мәзәкләре белән дә көлдерә торган Данир Сабиров турында. 4 сезон концерт программасын Төмән һәм Тубыл тамашачысына да тәкъдим итте ул. “Татарстан Яңа гасыр” телеканалы аша аны белүчеләр, яратып караучылар шактый җыелдылар. Ә инде бу артистның осталыгына шаккаткан якташларыбыз сөйләвеннән соң килмәүләренә үкенүчеләр аз булмагандыр. Аның биючеләр төркеме дә чын осталардан гына тора. Музыканты Роберт Хәлилов, саксафончысы Динар Арсланов, пародияче Рамилә Хәсәнова, җырчы Алинә Давыдова чыгышлары программаны тулыландырып, бербөтен итеп күрсәттеләр. Энесе Нәзир дә матур җыры белән сөендерде, тик бик аз күренде сәхнәдә.

Бу сезонда Данир сәяхәткә чыккан. Америка, Нидерланд, Төркия, Франция һәм башкалардан әйләнеп туган иленә, торган җиренә “кайтып” җитте ул. Һәркайсы илнең җырлары, биюләре башкарылды, ул арада Елена Малышеваның “Жить здорово» телетапшыруына да, анда танылган артистларга да пародия күрсәтеп алдылар. Данир Сабиров шәп итеп биеп, мәзәк сөйләп, халык белән беренче минутларыннан ук бәйләнеш булдырып, уртак тел табып үзен яраттыра алды. Афәрин, күптән мондый концерт күрмәгән идек, дип таралышты тамашачы.

Гөлнур ВӘЛИЕВА. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума