Март 2020 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
5 февраль көнне район башлыгы урынбасары С.Скоторенко һәм авыл җирлеге башлыгы Н.Айтышов Ялутор районы, Яңа Атьял авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол калган хатыны, I группа инвалиды әнием Рәхилә Исхаковага «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медален тапшырдылар. Медаль тапшыру тантанасында Яңа Атьял урта мәктәбе вәкилләре - мәктәп директоры Ф.Исхакова, 5 нче сыйныфтан яшь армиячеләр (җитәкчеләре Р.Исхаков), шулай ук «Ак каен» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр (тәрбиячеләре Л.Мукменова) катнаштылар. Әниемә һәм әбиемә бик күп җылы сүзләр әйтелде.
Кызы Зифа СӘИТОВА һәм оныгы Зөфәр ТУЗБАКОВ.
(Нәсимә ТАШБУЛАТОВА тәрҗемәсе).