#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Әсирлектә булган Байчурин

последние и лучшие новости искусства в мире

9-11Батыр якташларыбыз, утны-суны үтеп чыккан, сугыш кырларында геройларча көрәшкән, немец-фашистлар белән сугышкан ветераннар турында язмаларны дәвам итәбез. Аларның - ошбу язмаларның иге-чиге юк. Абый-бабайларыбызның батырлыкларын күреп, горурлык хисләре белән шаккатасың.

Сәфәр Юсуппай улы Байчурин 1904 елның 4 июнендә Төмән районы, Муллаш авылында дөньяга килә. 1926 елда Кызыл Армия сафларына алына. 1939 елда көнчыгышта - Кытай читендәге - Маньчжуриядәге сугышларда катнаша (кавалерист була). Туган авылына кайтып, озак та үтми, Бөек Ватан сугышы башлангач, 27 августта ук сугышка алына.

Хәрби әзерлекне Ишим тирәсендә үтә һәм пулеметчы булып 46 нчы Гвардия укчылар полкына беркетелә. Каты сугышларда катнаша - Смоленск, Мәскәү шәһәрләре өчен барган бәрелешләрне үтеп чыгарга туры килә. 1943 елда Сталинград сугышында каты яралана. Госпитальдә ятып чыккач, сугыш юллары безнең солдатны Польшага хәтле алып килә. Варшава шәһәрен азат иткәндә икенче тапкыр яралана, 1944 елның 20 нче октябренә хәтле госпитальдә була.
Каты сугышлар - авыр сынаулар әле алда, төрле якта туплар шартлый, уклар сибелә, Сәфәр тагын да яралана, шул хәлендә дошман кулына - әсирлеккә эләгә һәм аны «Альштейн» дип аталган концлагерьга жибәрәләр. Ничек булса да качып калырга кирәк, 2 тапкыр тырышып карый, уңышсыз килеп чыга - тоталар. Безнең гаскәр алга бару сәбәпле, фашистлар «Альштейн» концлагерен Италиянең Рим шәһәре янына күчерәләр.

Ахырда, өченче тапкыр, үзенең ике әсирлектәге кардәшләре белән качып котыла һәм алар Италия партизаннарына килеп кушылалар. Сугыш инде әкренләп ахырына якынлаша. Сугыш бетүне Сәфәр Байчурин Италиядә, партизаннар отрядында ишетә. Озак, авыр сугыш сукмакларын үтеп чыккан солдат туган авылына 1945 елның август аенда кайтып керә. Ул вакытлар дошман кулында - әсирлектә булганнарны бик каты тикшереп, тентеп, күпләрен төрмәләргә утыртканнар, мескеннәр, сугыш газапларын татып, үз илләрендә, гәепсездән - 10 еллар чамасы тоткынлыкта - төрмәләрдә изелгәннәр. Шундый ачы язмыш Сәфәр Байчуринга да бик якын булган, ләкин аны читләшеп үткән. Италиядән справка килеп өлгергән. Анда Сәфәр Байчуринның Италиядәге партизаннар отрядында катнашуы турында язылган булган. Әгәр дә ошбу документ үз вакытында килеп өлгермәсә, Аллаһы сакласын, эшләр мөшкел булыр иде.

Сугыштан соң Сәфәр абый хәләл жефете - Хәлбикамал апа белән өч бала тәрбияләп үстерәләр.

Бүгенге көндә авыл халкы Сәфәр бабайны һәр вакыт җылы сүзләр белән генә искә ала. Соңгы еллар, Сәфәр бабай хак мөселманнардан буларак, мәчетләрдә намазларын калдырмаган, уразаларын тотып, зәкятләрен биреп торган. Раббыбыз Аллаһы Тәгаләгә үзенең ризалыгын, рәхмәтләрен белдереп 1995 елның апрель аенда вафат була. Аллаһының рәхмәтендә булсын.

Фатыйх хәзрәт ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836