Материалы

Файдалы киңәшләр

последние и лучшие новости искусства в мире

Бөтнек яман шешне кисәтә

Бөтнек ашкайнату тракты мускулларын йомшата һәм спазмнарны ала. Шуңа күрә нерв киеренкелеге вакытында, эчегез авырта башлый икән, бөтнекле чәй эчегез.

Бөтнекнең антибактериаль үзлекләре бихисап. Аны даими куллану инфекция һәм гөмбәчек авыруларына каршы тора.

Көне буе йөреп арыган аякларга вакланган бөтнек, диңгез тозы һәм үсемлек маеннан скраб ясап сөртергә мөмкин.

Баш авыртуын баса. Бу вакытта бөтнекле, җылы чәй эчәләр.

Томаудан коткара. Моның өчен бөтнеккә кайнар су коеп, шуның парын иснәргә, ингаляция ясарга кирәк.

Бөтнек – табигый тынычландыргыч. Ул стрессны һәм куркуны җиңәргә сәләтле.

Заманча медицинада бөтнекнең рак күзәнәкләре ясалуга каршы тәэсирен өйрәнгәннәр. Бөтнек әлеге начар күзәнәкләрнең үсешен тоткарлый дигән фикерләр бар. Ул аеруча тире, үпкә һәм юан эчәкләрне саклый икән.

Кишер яфрагы геморройдан файдалы

Кишер яфрагын кулинариядә кулланалар. Шулай ук әбиләр аның төнәтмәсе белән чәч чайкаган: үстерә һәм ныгыта дип саналган. Кишер яфрагы геморройдан файдалы. Караңгы урында киптергән кишер яфрагына бер стакан кайнар су коеп төнәтегез дә, көн дәвамында бер стакан эчегез. Кишер төнәтмәсе цистит, миома вакытында да кулланыла.

Редис яфрагы матдәләр алмашын көйли

Редис сабак-яфрагы С, В1, В2, РР витаминнарына, кальций, фосфор, тимер, магнийга бай. Аның тәме үзенчәлекле, шулай ук салат, щи, борщка өстәмә тәм бирә. Редис яфрагында С витамины редисның үзенә караганда күбрәк. Ул матдәләр алмашын яхшырта. Редис яфрагын кышка да әзерләп була. Моның өчен аны киптерергә дә, тозларга да мөмкин. Соңгысы бик гади – вакланган яфракка тоз сибеп, суыткычка гына куясы.

Чөгендер яфрагы фолий кислотасына бай

Чөгендер яфрагы аскорбин кислотасына бай, ул кан тамыры стеналарын ныгыта. Шулай ук анда баш мие өчен файдалы фолий кислотасы да күп. Аның составында В төркеме витаминнары, тимер, калий, кальций, магний һәм йод бар. Чөгендер яфрагы – клетчатка чыганагы да. Аны әрәм итмичә, салатка, ашка салырга була. Руслар окрошкага да кушалар. Мәсәлән, аннан файдалы яшелчә салаты ясарга була. Редис, сельдерей, кыяр, шпинат яки салат яфраклары янына чөгендер яфрагы кушып, үсемлек мае белән ашагыз. Әлеге салат кан тамырларын чистарта, эч кибүгә каршы көрәшә. Чөгендер яфрагы шулай ук кан тамыры, йөрәк авырулары вакытында кулланыла, диабет, анемия, калкансыман биз авырулары вакытында да файдасы зур. Элек баш авыртканда аны ботка хәленә китереп, 15 минутка маңгайга ябып торганнар. Вакланган чөгендер яфрагын конъюктивит вакытында күз кабакларына да куялар.

Эч кипкәндә мондый рецепт файдалы. Бер аш кашыгы вакланган чөгендер сабак-яфрагына су коеп, суытыгыз да, бер стакан әзер төнәтмәне дүрткә бүлеп эчегез.

Аяк табаны ярылса, кичен аякларны чөгендер сабак-яфрагы төнәтмәсенә тыгып утыралар.

Зобка каршы яран гөл

Яран гөлнең яфракларын җыеп, ярты литрлы банкага тутырып, шуның өстенә банка тулганчы аракы салырга. Әлеге төнәтмә 1 атна торгач, сөзегез. Шуны көн саен ач карынга бер чәй кашыгы эчеп куярга. Зобка каршы бик файдалы.

“Акчарлак”.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума