#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Феникс” һәм “Ступени” бәйле булучыларга нәтиҗәле ярдәм итә

последние и лучшие новости искусства в мире

Ел саен профилактика һәм реабилитация өлкә үзәгендә 180гә якын олылар һәм 90 балигъ булмаган бала тернәкләнә. Бу үзәк Төмән өлкәсендә өлкәннәрне һәм балигъ булмаган сабыйларны медик-социаль һәм социаль-педагогик реабилитация буенча махсуслашкан бердәнбер дәүләт учреждениесе. Алкоголь һәм наркотикка бәйле өлкәннәрне реабилитацияләү “Феникс” проекты кысаларында уза, ә балалар һәм үсмерләр белән эш “Ступени” психоактив матдәләр куллануга сәләтле балигъ булмаганнарны тернәкләндерү проекты кысаларында үткәрелә.

Үзәкнең программа-оештыру эшләре буенча директор урынбасары Елена Беседина сөйләвенчә, проектлар Төмән өлкәсендә инде 15 елдан артык гамәлгә ашырыла, алар үзләрен нәтиҗәле дип таныттылар. Өлкәннәр монда бәйле булуда үз-үзләрен тотышларының җитди төрләре белән килә, кагыйдә буларак, бу наркология диспансерында күзәтелеп, берничә тапкыр дәваланган барлык исәпкә алынган гражданнар. Үзәктә тернәкләнү өч ай дәвам итә, әмма аның дәвамлылыгы табиб комиссиясе карары буенча үзгәртелергә мөмкин. Күпме торуның вакыты кешенең реабилитация потенциалына бәйле, ул беренче ике атнада өйрәнелә. Барысы да яхшы икән, өч ай җитәрлек. Әгәр нәрсә дә булса комачаулый яки кеше озак җайлаша икән, ул чакта, әлбәттә, реабилитация вакыты озайтыла.

“Үзәктә пациентлар белән эшләү берьюлы берничә юнәлеш буенча алып барыла – медицина ярдәме, психологик-психотерапевтик ярдәм, хезмәт терапиясе юнәлеше. Штатта психологлар, психотерапевтлар күп. Без дарулар, уколлар белән генә бәйлелекне җиңеп булмаячагын аңлыйбыз. Нәкъ менә югалган социаль күнекмәләрне торгызу һәм башкасы белән эшләү өчен психологик ярдәм кирәк. Бу – көндәлек тренинг, лекция дәресләре кысаларында төркем эше, шәхси очрашулар. Моның мәгънәсендә кешенең ни өчен наркотиклар куллана башлавын аңлау гына түгел. Иң мөһиме – пациентны өзелү системасын алдан күрергә, кеше таркалуга (диструкциягә) китмәсен өчен куллану рецидивын китереп чыгарырга мөмкин булган хис-тойгыларны танып белергә өйрәтү. Бу әйберләр психологик-психотерапевтик юнәлештә өстенлек булып тора”, - дип сөйләде белгеч.

Тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре өлкән бәйле кешеләргә югалган хезмәт күнекмәләрен һәм белемнәрен торгызырга ярдәм итә. Хезмәт терапиясе юнәлеше үз-үзеңне карау күнекмәләрен торгызу гына түгел, остаханәләрдә эшләүне дә үз эченә ала. Үзәк территориясендә тимер-бетон әйберләр ясау цехы, тегү, столяр остаханәләре эшли. Балигъ булмаганнар өчен өстәмә рәвештә чүлмәк ясау остаханәсе ачылды. Үсмерләрне өч смена буенча урнаштыралар. Аларның икесе гомуми белем бирү мәктәпләренең 7-9 сыйныф укучыларына юнәлдерелгән. Берсенә тугыз сыйныфны тәмамлаган егет-кызларны урнаштыралар. Җәен үзәк территориясендә балалар өчен ял оештырыла. Бу үзенә күрә сәламәтләндерү лагере, әмма ул үз нюансларына ия – профилактик эшнең зур компоненты каралган.

Кайбер вакытта тернәкләндерү үзәгенә бөтен гаиләләре белән урнаштыралар. Ата-аналар да, балалар да наркотиклар һәм исерткечләр кулланучы гаиләләр Төмән өлкәсендә күп түгел, әмма алар бар. Болар өчен күп кенә уртак сессияләр, гаилә терапиясе үткәрәләр. Реабилитацияне бөтен гаилә узарга тиеш, без аларның бер телдә сөйләшүләренә ирешәбез. Уртача алганда, елына шундый өч гаилә белән эшлибез.

Бәйлелек – шулай да гаилә авыруы. Психоактив матдәләр куллануга китергән проблемаларның күбесе гаиләдән килә. Без реабилитация чорында пациент белән аралашу һәм үз-үзеңне тоту күнекмәләренә өйрәтелергә тиеш. Күп кенә олылар һәм балалар программалар ярдәме белән үзгәрә. Кайбер ата-аналар балаларының башкача сөйләшә башлауларына, фикер йөртүләренә гаҗәпләнәләр. Әгәр ата-аналар элекке дөньяви караш белән калалар икән, бу, кагыйдә буларак, рецидивка китерергә мөмкин», - дип йомгак ясады директор урынбасары.

“Тюменская линия”.
(Диләфрүз Ф
ӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836