#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Фидакарьләрчә эшчәнлеге игътибарга лаек

последние и лучшие новости искусства в мире

38-7Галия Айсатулла кызы Калиева 1938 елда Ялутор районының Аслана авылында туган. Җидееллык һәм урта мәктәпне Аслана урта мәктәбендә тәмамлап, Казан педагогия институтына укырга керә. Ул аны бик уңышлы тәмамлый һәм туган авылына кайтып мәктәп директоры булып эшли башлый. Иң беренче максаты итеп яңа мәктәп төзетү чараларын күрә. Тиз арада ике катлы кирпечтән салынган яңа мәктәп өлгерә. Барлык фәннәр өчен кабинетлар булдырыла. Кабинетлар, мастерской, спортзал, музей, библиотека, пионер-комсомол бүлмәләре, яңа ашханә, заманча җиһазлар белән бизәлә. Техник түгәрәкләрдә эшләгән автомодельләрне йөртү, очырту өчен мәктәп янында кордодром, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга һәйкәл төзетә. Чит авыллардан килеп укучы балалар өчен 2 катлы интернат салдыра.

Ул эшләгән елларда барлык фәннәрдән: фото, әдәбият, драмтеатр, автомобиль, физкультура-спорт түгәрәкләре уңышлы эшлиләр.

Галия Айсатулла кызы Калиева 30 ел мәктәп директоры булып эшләү дәверендә район методик секцияләренең рус теле һәм әдәбияты җитәкчесе була - укытучыларны бу фән буенча методик осталыкка өйрәтүдә күп көч куя.

Галия Калиева өчен укыту-тәрбия эшендә уңышларга ирешүдә иң әһәмиятлесе – мәктәптә һәм ата-аналар арасында әхлак тәрбиясе бирү. Шул уңай белән ул күренекле педагог галимнәрнең (А.С.Макаренко, В.А.Сухомлинский һ.б.) тәҗрибәләрен өйрәнүне максат итеп куйды, моны укытучылар арасында гына түгел, ата-аналар арасында да пропагандалады.

Ялутор районында Аслана мәктәбе иң югары күрсәткечләр белән баручы мәктәпләрнең берсе булды. Моны укытучыларның район, өлкә олимпиадаларында һәрвакыт призлы урыннарны яулауларында күреп була иде. Аслана мәктәбен тәмамлаган укучылар югары уку йортларын тәмамлап, илебезнең төрле хуҗалык тармакларында уңышлы эшләп баралар.

Халык мәгарифе отличнигы Галия Айсатулла кызының ХХ гасырда Төмән өлкәсе мәктәпләре үсешендә мәгърифәтчелектә күрсәткән фидакарьләрчә эшчәнлеге игътибарга һәм зур хөрмәткә лаеклы.

P.S. Галия Айсатулла кызына 23 сентябрьдә 80 яшь тулган булыр иде, аның якты истәлеге гаиләсе, хезмәттәшләре, укучылары күңелендә мәңге сакланыр.

Люция ХӘБИБУЛЛИНАның
“Себердә татар мәгарифе (XX гасыр)
” китабыннан.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836