#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Фронттан хәбәр

последние и лучшие новости искусства в мире

4-623 апрель, 1943 ел.

“Хат башы, язың каршы.

Кадерле вә хөрмәтле туган илемдә яшәп торучы әти-әниемә Кызыл армия сафында хезмәт итеп торучы улыгыз Сәетчәгфәрдән сагынып-сагынып, бер күрергә зар булып сәлам. Һәм дә шулай ук Мәҗит энемә, Закир дустыма сагынып зур сәлам, Басилә апама, Хәсән әкәм белән Хәбибҗамал апама, Мөхәрәм апаның өй эченә зур сәлам, Әмин тәтәмә, башка туганнарга, күрше-кунакларга, дусларыма бик күп сәлам, Биктимер дусның өй эченә сәлам, шуның белән дәвам. Инде минең хәлгә килгәндә сау-сәламәт, үзегез күргәндәй.

Мин илдән чыкканнан апрельнең егерме өченәчә - күргән юк, әле дә исән-сау, тик хат юк, сезсез күңелсез минең өчен. Мин укуда, сержант курсында. Минең иптәшләр урыслар, Сәгитүк Азисовны күрәм, Садыйк та мында, также Аташны күрәм. Аташны да килгәннән дүрт күрдем. Исән-сау алар. Әти, әни, догадан ташламаң, хәлегезчә яхшыларга (хәер) бирең, минем үтенеч шул, исән булсам, күрешербез. Һәр атна саен хат язың, бер генә хат әле сездән. Төшемдә күрәм, әти, әни, кайгырмаң, бер мин түгел, тоек мир. Хәсән белән Хәбибчамалның хәлен белдерегез, ничек алар? Төштә күренмиләр. Башка язар сүзем юк. Хуш-сау булың.

Полевая почта №34141.ц. Сәйдуллин Чәгфәр С.

Бу хатны 75 ел элек минем кайнатам үзенең әти-әнисенә, туганнарына язган. 1943 елда ул әле 18 яшьлек егет, ә хатында “догадан ташламаң, хәлегезчә яхшыларга (хәер) бирең, минем үтенеч шул”, - дип яза. 90 еллар башында Чәгфәр Сәйдуллин Тугыз авылында мәчет салдыра. Барлык оныклары Чәгфәр тәтәләре белән горурланалар, сугыш турында аның безгә ни сөйләгәнен сорыйлар. Ә ул сугыш турында сөйләргә яратмады. “Безнең күргәнне сезгә күргәле язмасын”, - гына дия иде. Дөньялар тыныч, вәкилләребез зирәк булсын!

R.S. Ветеранның хаты төзәтелмичә бирелә.

Зөлхәйдә СӘЙДУЛЛИНА, Вагай районы, Тугыз авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836