Август 2018 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
* Гөл үсеп утырган чүлмәкләрне бер дә кирәкмәгәнгә урыныннан еш алыштырмагыз, чөнки гөлнең яфраклары яктыга борыла, шуның өчен дә гөлләрне урыннан еш алыштырып торсаң, аларның зәгыйфь булып үсүләре бар.
* Әгәр гөл чүлмәгендәге туфрак артык кибеп, яргаланып бетсә, аңа аз гына пычкы чүбе һәм ком салыгыз.
* Бүлмә гөлләренә артык күп су сипмәгез. Су сибеп 2-3 сәгать вакыт узгач, гөл чүлмәге төбенә куелган савытка җыелган суны түгегез, югыйсә гөлнең тамырлары черергә мөмкин.
* Үзәктән җылытыла торган йортларда бүлмәләр кирәгеннән артык коры булса, гөлләргә айга бер тапкыр сөт салыгыз.
* Фикусның яфраклары ялтырап, ямь-яшел торсын дисәң, гөлнең кәүсәсе белән тамыры тоташкан урынына бер бал кашыгы кастор мае сибеп җибәрегез.
* Гөлләр җылылык чыгаручы әйберләрдән ераграк торырга тиеш. Үтәли җил, томан һәм тәмәке төтене дә аларга зарарлы.
* Балчыктан эшләнгән гөл чүлмәгенә гөл утырту алдыннан аны тәүлек буе суда тотарга кирәк.
(“Акчарлак”).