Материалы

Гадилектә - бөеклек

последние и лучшие новости искусства в мире

39-11Укытучы! Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән.
Үлчәнми ул минут һәм сәгать белән,
Синең хезмәт айлык түгел, еллык түгел,
Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өчен,
Дистә еллар түгәсең син акыл көчен.

Шундый укытучыларның берсе - Төмән районының Ямбай мәктәбе укытучысы Люция Гариф кызы Гомәрова. Ул 27 сентябрьдә үзенең 80 яшьлек юбилеен каршылый. Укытучының хезмәтен күреп, тотып бизмәнгә салып үлчәп булмый. Аның хезмәт җимешләре – ул тәрбияләп, белем биргән яшьләр. Люция Гарифовна кешелекле, хезмәт һәм көнкүрештә тырыш берничә буын укучыларны тәрбияләп чыгуы белән горурлана ала.

Үзенең хезмәт юлын ул 1961 елда Тубыл пединститутының филология факультетын тәмамлаганнан соң, Ямбай мәктәбендә башлап җибәрде, авылның уңган егете Володя белән гаилә корып, гомерен Манҗыл күле ярларына бәйләп куйды. Укыту-тәрбия эшендәге беренче адымнары шома гына бармагандыр Люциянең, кыенлыклар да, икеләнүләр дә булгандыр. Әмма яшьлек дәрте, балаларны яратуы белән аларны җиңел кичерә алды һәм 44 ел гомерен яраткан эшенә багышлады. Люция Гарифовна күп еллар тәрбия эше буенча директор урынбасары вазифасын башкарды. Ул әзерләгән әдәби кичәләр кызыклы очрашулар, бөек бәйрәмнәр балалар күңелендә тирән эз калдырды. Алар өчен ул көчен дә, вакытын да кызганмады. Ата-аналар белән эшләрнең дә төрле юлларын, чараларын тапты. Авыл халкы өчен оештырылган спектакльдә дә, концертта да катнашты. Люция өлкә укытучылар белемен күтәрү институтының милли мәктәпләр кабинетына зур ярдәмче булды. Кабинет советы әгъзасы буларак, өлкә семинарларын, конкурслар үткәргәндә актив катнашты, тәҗрибәсе белән уртаклашты. Аның ачык дәресләре укытучыларга үрнәк булды. Хезмәт ветераны Люция Гариф кызы Ямбай авылында зур ихтирам яулады. Ул укытып чыгарган укучыларның күбесе югары белем алып, төрле һөнәрләр үзләштереп, уңышлы яшиләр. Аны укучылары онытмыйлар, бәйрәмнәрдә котлыйлар, хәлен белешеп торалар. Фәнне яхшы белгән, балаларда дөньяга эшкә дөрес караш тәрбияли алган өчен бик күп Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде. Эшендә зур уңышларга ирешкәне өчен “Халык мәгарифе отличнигы” исемен алуга иреште. Бүгенге көндә Люция Гариф кызы лаеклы ялда. Олы яшьтә булуына карамастан, өйдә чәчәкләр, бакчада төрле җиләк-җимешләр, яшелчәләр үстерә. Аның түрбакчасы, ишек алды, бакчасы чәчәкләргә күмелеп тора. Саулыгы булмауга карамастан, ул 9-11 сыйныф укучыларына бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнергә ярдәм итә. Менә инде 58 ел буена курсташлары белән аралашып, очрашып, шатлыкны да, кайгыны да бергә кичерәләр, дуслыктан көч алалар.

Дусларың Флера, Бибиниса, Рәшидә, Луиза, Бибинур.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума