Материалы

Гаиләләргә алачаклар

последние и лучшие новости искусства в мире

Тышта 30 градус салкын булуга карамастан, “ГАЗель” машинасында җылы иде. “Гаилә” балигъ булмаганнар өчен региональ социаль-реабилитация үзәге” - Төмән өлкәсе халкына социаль хезмәт күрсәтү һәм өстәмә белем бирү автоном учреждениесе филиалының “Борки” (элекке балалар йорты) гаилә һәм балаларны реабилитацияләү социаль йорты җитәкчесе педагогия фәннәре кандидаты Наил Вазыйх улы Гибадуллин өлкә татарлары Конгрессының мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Сәгыйть кызы Ташкалова белән безне Боркига алып барды. 37 чакрымлык юлны ничек үтүебез сизелми дә калды. Максатыбыз җитәкченең эше, балалар белән танышу иде.

Бинаның ишек алдында кардан әвәләп ясалган төрле әкият геройларын чагылдырган сыннар утыра. Алар төсле буяу белән буялган. Бигрәк матур! Йортка кергәч, җылы атмосфера, мөхит биләде. Алдынгы карашлы, зыялы, әдәпле, җитди, шул ук вакытта гади яшь җитәкче безне түргә дәште.

- Коллектив 40ка якын кешедән тора, моңа 20дән артык укытучы һәм хезмәт күрсәтүче персонал керә. Тәрбияләнүчеләрнең саны – 66, шулар арасында 6 татар баласы бар. Милләттәшләребезнең берсе – ятим. 3 яшьтән 18 яшькәчә төрле милләт вәкилләре тәрбияләнә. Хәзерге көндә Төмәндә балалар йорты юк, бу соңгысы иде. Тәрбияви гаилә - төркем дип аталабыз. Монда гаиләгә биреп булмый торган балалар яши. Мәсәлән, әти-әнисе розыскта, яисә ата-аналары әти-әни булу хокукыннан мәхрүм ителмәгәннәр, коляскада утыручы инвалидлар һәм башкасы. Киләчәктә, Алла боерса, балаларның 90%ы гаиләгә алыначак, һәр сабый гаиләдә яшәргә тиеш. Сабыйлар төрле, кайсы ачык, үз эченә бикләнгәннәре дә бар. Мәсәлән, Яңа ел алдыннан иң чая 4 баланы Мәскәүгә Чыршы бәйрәменә алып бардым. “Космос” кунакханәсендә яшәдек. Күреп калсыннар дип экскурсиягә алып чыктым, метроны, кичке Кызыл мәйданны карадылар һәм башкасы, егетләргә бик ошады. Киләчәккә планнар зурдан, балаларның хезмәт белеп үсүләре мөһим. Шушы йорттан чыкканда өстәмә белем алып, һөнәри диплом белән китүләрен телибез. Кызларны пешекче, кондитер, маникюр ясаучы, малайларны агач остасы, столяр һөнәрләренә укытачакбыз. Җир участогыбыз бар, монда язын хезмәт башланачак, бала җирдә эшли белергә тиеш. Перспективада - формаль булмаган шартларда кызларга пешеренер өчен аш-су бүлмәсе булдыру. Мәсәлән, бүген алар камыр эчендә сосиска пешерделәр, - дип сөйләде Наил Вазыйх улы. Ул безгә йорт буйлап экскурсия ясады, укытучылар, тәрбиячеләр, хезмәт күрсәтүче персонал, тәрбияләнүчеләр белән очраштык. Вәлимә Сәгыйть кызы балаларга 2018 елгы эт рәсемнәре төшерелгән календарьлар таратты, аларны аеруча кечкенә кызлар яраттылар.

Менә малайлар өчен остаханә, монда станоклар тезелеп киткән, стенага укучылар ясаган кул эшләре эленгән. Балаларның кинотеатры - кинозонада грант яулап тапкан акчага алынган йомшак (релаксацион) креслолар куелган, стена буенда өлкә татар Конгрессы бүләк иткән зур телевизор утыра. Менә тренажер бүлмәсе, анда Россия балалар фонды ярдәме аша булдырылган җиһазлар тезелгән. Коридордагы пыяла шкафта балаларның спорт өлкәсендә яулаган казанышлары: кубоклар, медальләр. Ерак түгел музей ясалган, минерал ташлардан күргәзмә төзелгән. Стеналарга балаларның тормышын күрсәткән фоторәсемнәрдән стендлар эленгән.

Тышта суык булганга, бу көнне балалар мәктәптә укымадылар. Без алар белән көндезге аш вакытында ашханәдә очраштык. Меню төрлеләндерелгән, сабыйларның гына түгел, олыларның да күңелләренә хуш килерлек. Балаларның Наил Вазыйх улын никадәр яратуларын, хөрмәт итүләрен күрдек. Кечкенәләр килеп кочаклыйлар, олыраклар тыйнак кына гозерләрен әйтәләр, киңәш сорыйлар. Ул һәр баланы игътибар белән тыңлый, җавап бирә.

Авырулар өчен ясалган изоляторны карадык. Психолог кабинетында психолог белән сабыйлар күнегүләр, тест үтәләр икән. Психолог – Эльвира Мөнир кызы Катралиева. Зур спорт залын күрдек һәм башкасы. Җылы, җыйнак, уңайлы, чиста бүлмәләрдә балаларның кемедер яткан, кемедер компьютер каршында утыра, кайсысыдыр телевизор карый, кайбере китап укый. Сөйкемле, ягымлы гади балалар. Бербөтен зур гаилә.

Өлкә татар Конгрессының башкарма директоры Ринат Хәмзи улы Насыйров карары буенча хәйрия рәвешендә Борки балалар йорты 8 еллап “Молоко” җитештерү компаниясенең сөт продукциясе белән тәэмин ителде. Алдагы елларда Конгресс белән шушы учреждение тыгыз элемтәдә булдылар. Киләчәктә дә “Бездә ятим бала юк” проекты җитәкчесе Мөнирә Хөснетдинова, Вәлимә Ташкалова белән бергәләшеп төрле тәрбияви кызыклы чаралар үткәрергә планлаштыралар. Иң кызыгы шул: Вәлимә Сәгыйть кызы элек тәрбияләнүчеләр булган, хәзер инде үзләре биредә хезмәт итүче ике кызны таныды, алар да апаларын таныдылар.

Балалар нинди генә яхшы шартларда яшәмәсеннәр, барыбер гаилә җылысын, әти-әни кочагын һични алыштыра алмый. Аларның барысы да гаиләләргә алыначаклар дигән өметтә калабыз. Бу йортны акыллы, кешелекле, ышанычлы, ифрат сабыйларны яратучы милләттәшебез җитәкләвенә шатланып кайттык. Наил Вазыйх улына, коллективка авыр, җаваплы изге эшләрендә яңа уңышлар, сәламәтлек телибез.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума