#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Гаиләнең таянычы һәм терәге ул

последние и лучшие новости искусства в мире

6-11Өлкәбезнең Ялутор районының Бумаер авылында гомер итүче әтиебез, бабаебыз Миңнеәхмәт Хуҗиәхмәт улы Исхаковка 12 февральдә 65 яшь тула. Киң күңелле, дини, хезмәт сөючән - әлеге матур сыйфатлар барысы да аның турында.

Аның хезмәт юлы туган җирендә колхозда үтте, читкә китеп бәхет эзләү аның уена да кермәде. Гел әти-әнисенә, туганнарына ярдәм итү турында кайгыртты. Яраткан хезмәтен күңел биреп башкарганга, һәрвакыт Мактау кәгазьләре, диплом, бүләкләр алып торды. Районда да Мактау тактасыннан төшмәде, әле дә хөрмәт итәләр үзен. Өйдә тыныч, уңайлы булса, хатының, балаларың ярдәм итеп торсалар, барлык авырлыклар да җиңеләя, мәшәкатьләр тиз хәл ителә икән ул. Изге күңелле, кешелекле, тырыш әтиебез бөтен гомере буе: “Данның төбе – хөрмәт, хөрмәтнең төбе – хезмәт” девизы белән яшәде. Ярдәм, киңәш сораганнарга да гел булышырга әзер ул.

Пенсиядә дә эшсез утырганы юк. Бакча, терлек-туар, кош-кортсыз хуҗалыкны күз алдына да китермиләр әле. Авылның мөселман дини оешмасы әгъзасы да үзе. Мәчеттә әтиебез яңгыраткан азан тавышы күңелгә тынычлык, рәхәтлек өсти.

Аның өчен тормышта иң әһәмиятлесе – гаиләсе булды. Гаилә - һәр кешенең таяныр ноктасы. Ир белән хатын бергә килешеп, акыл белән яшәгәндә, фикер каршылыклары җайлана икән ул. Өй җылысында, тату гаиләдә әниебез белән 5 бала тәрбияләп үстерделәр. Әни назы белән бергә әти мәхәббәте дә булу – нинди зур бәхет! Аның әниебезгә, безгә терәк булуына шатланабыз, олы рәхмәтебезне белдерәбез. Хәзер инде 5 бала янына 4 кияү, 1 килен, 12 онык та өстәлде. Һәркайсын яратып туймыйлар, сагынып көтеп алалар. Туган йорт – безне саклаучыбыз, җылы учагыбыз.

Ләйсән ДАВЫДЕНКО, Төмән шәһәре.
Гөлнур ВӘЛИЕВА тәрҗемәсе.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836