#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Гомерен балаларга багышлады

последние и лучшие новости искусства в мире

Өстамак авылында туып-үскән, бүгенге көндә Тубыл шәһәрендә яшәүче ветеран-укытучы, мәгариф отличнигы, җәмәгать эшлеклесе Гөлҗиһан Якуб кызы Закирова 18 февральдә олы юбилеен каршы алды.

Киң күңелле, гадел, ярдәмчел, бала җанлы, эчкерсез апабыз 40 елга якын гомерен балаларга багышлады. Аның балачагы авыр сугыштан соңгы елларда үтә. Үги ана белән яшәү җиңел булмый, туганнар да ярдәм итмиләр. Өскә кияргә, ашарга булмаган вакытларда, төшенкелеккә бирелеп, зарланып утырмаган, якты хыяллар белән үзенә яңа максатлар куеп яшәгән. Укытучы булу теләге белән пединститутка укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, Вагай районы мәктәпләренә укытырга китә. Укытучы һөнәренә тугрылыклы булып, эшен һәрвакыт намус белән үтәп, зур уңышларга ирешә.

Ул укыту белән генә чикләнмәгән, тәрбия бирүгә дә зур әһәмият биргән. Укучылары белән әңгәмә корып, бала чактан хезмәт сөяргә, намуслы, мәрхәмәтле булырга өйрәтте.

Ничек кенә өлгергән икән? Мәктәптән тыш ул җәмәгать эшләрендә дә актив катнашып, моңлы тавышы белән концертларда җырлап, халык күңелендә сакланып калган. Өйдә улы белән кызына күңел җылысын жәлләмичә тәрбия бирде. Абзар тулы хайван асрап, мәктәп директоры булган абыйга тугры хатын да булды. Кызы Лилия әнисенең эшен дәвам итеп, Тубыл шәһәре мәктәбендә инглиз телен укыта. Улы Рөстәм инженер һөнәрен сайлады.

Көтмәгәндә 70 яшендә тормыш иптәше Закир абый үлеп китте. Апа моны сабырлык белән генә үткәрде, югалып калмады. Хәзерге көндә балалары, оныкларына якты кояш булып, уңышларына куанып, аларның күңел җылысын тоеп яши. “Яшьлеккә сәяхәт” ансамблендә, сүз остасы буларак, актив катнаша. Хезмәт сөючәнлеге, тырышлыгы, уңышлы эшләре өчен югары нәтиҗәләргә ирешеп, авыр хезмәт юлы күпсанлы грамоталар, Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелә. Аның өчен иң кадерле бүләк, әлбәттә, укучыларының рәхмәт сүзләре, аларның хатлары, телефоннан шалтыратып хәлен белешүләре.

Без инде үзебез дә институт тәмамлап, мәктәпләрдә эшлибез. Апаны истә тотып, еш искә алабыз. Кайда гына булсак та, ул һәрвакыт күңел түребездә. Без Гөлҗиһан апаны юбилее белән котлап озын гомер, бәхет, шатлык телибез.

Укучылары исеменнән Галия ӘМИНОВА, Тубыл шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836