#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Грипптан саклану һәм дәвалану чаралары

последние и лучшие новости искусства в мире

* Грипптан саклану өчен 50-100 г сарымсак ваклап, шул ботканы тәлинкәгә салыгыз һәм, аның янына басып, 10-15 минут буе тирән итеп сулап торыгыз. Кыш көне мондый чараны авырулардан саклану өчен көн саен кулланырга кирәк.

* 2-3 сарымсак тешен угычта уып, аны шулкадәр үк бал белән катнаштырыгыз һәм савытны икенче сулы савытка куеп ут өстенә утыртып, 36-40 градуска кадәр җылытыгыз. Әзер катнашма пыяла савытта саклана. Грипп кебек вируслы авырулардан саклану өчен аны көненә ике тапкыр берәр чәй кашыгы күләмендә (җылы су белән йотып җибәреп) 3-7 көн кулланырга киңәш ителә.

* Суган, сарымсакның тамыр ягын кисеп, борынның әле бер, әле икенче тишеге белән иснәргә. Грипп көчәйгән чакта моны иртән һәм кичен эшләргә кирәк.

* Һәр көнне бер аш кашыгы ваклап тураган суганны бер аш кашыгы каймакка салып, көндезге аш вакытында ашарга.

Грипп киң таралган көннәрдә көн саен ике-өч тырнак сарымсак ашарга.

Ак чыршы маен иснәп яки 2-4 тапкыр бер-ике тамчысын авызга тамызып, грипптан котылып калырга мөмкин; бик аз гына борын төбенә ышку да, учка тамызган тамчыны иснәү дә шундый ук нәтиҗә бирә.

Гриппны һәм сулыш юлларының каты авыруларын (ОРЗ) кисәтүнең иң нәтиҗәле чарасы — организмны чыныктыру, авыруларга бирешмәслек итү. Моны фәнни медицина һәм халык медицинасы да хуплый.

Чыныгу. Чыныгуга тәнне салкынча (ләкин 19-20 градустан да салкын булмаган) су белән сөртү яки аякларны даими рәвештә ваннага тыгу юлы белән ирешелә. Тәннең өске өлешен иртәнге гимнастикадан соң юеш сөлге белән сөртү, ә йокларга ятар алдыннан аякларны бер-ике минутка гына ваннага тыгып алу максатка ярашлы санала. Ләкин бу эшләрдән соң тәнне кызарганчы коры сөлге белән ышкырга кирәк.

Әмма колаклары, борын чокырлары дәвамлы авыру кеше, су белән артык мавыкканда, сырхавын көчәйтеп җибәрүе ихтимал.

Тир чыгаргыч матдәләр гриппка каршы юнәлтелгән. Авыруга күпләп татлы җылы чәй, морс эчерергә кирәк. Бу кыска вакытка канны сыегайта, анда вирус агуының туплануын киметә. Кура җиләге вареньесы, юкә чәчәге кайнатмасы һәм башка шундый кайнатма, төнәтмәләр эчкәч, тир чыгу арта, ә аның белән бергә кандагы агу да чыга. Шул рәвешле организм зарарлы матдәләрдән тизрәк арына, кеше аякка тизрәк баса.

Какырткыч дарулар (термопсис, терпингидрат, яртылаш боржом суы салган кайнар сөт) сулыш юлларына җыелган какырыкны сыегайту, күпсанлы вируслар тупланган сыеклыктан котылу өчен кирәк.

Халык медицинасында гриппка каршы үләннәр

Кара карлыган аеруча нәтиҗәле чаралардан санала. Аны, кайнар су һәм шикәр кушып, көненә дүрт стакан эчәргә кушыла. Җимешләреннән генә түгел, сабакларыннан да кайнатма ясарга тәкъдим ителә. Моның өчен бер уч вакланган сабакны дүрт стакан кайнар суда чәй кебек пешерергә, 5 минут кайнатып алырга, шуннан соң дүрт сәгать томалап тотып парландырырга әйтелә. Йоклар алдыннан шуны җылы килеш шикәр салып ике стакан эчәләр. Мондый дәва ике тапкыр эшләнә.

Кура җиләге — иң яхшы тирләтүче һәм температураны төшерүче. Аны төрлечә кулланырга мөмкин. Җиләкләреннән ясалган сиропны ютәлдән һәм тамак авыртканнан эчәләр. Киптерелгән бер аш кашыгы җиләк өстенә кайнар су коеп егерме минут тоткач, көненә ике тапкыр кайнар көе эчәргә тәкъдим ителә.

Кура җиләген һәм юкә яфрагын бертигез микъдарда алып, бер аш кашыгы шул кушылма өстенә бер стакан кайнап торган су койгач, егерме минут томалап тоталар да, сөзгәч, төнгә каршы бер стакан эчәләр.

Бер күләмдә алынган кура җиләге, үги ана яфрагы, әнеч җимеше, тал кайрысы катнашмасы төнәтмәсен, тирләткеч сыйфатында, шулай ук төнгә эчәргә ярый.

Грипп вакытында нарат җиләге (брусника) киң кулланыла. Җиләгеннән морс ясыйлар. Сабаклардан һәм яфракларыннан төнәтмә әзерлиләр. Моның өчен бер аш кашыгы сабак өстенә бер стакан кайнар су коела, утыз минут төнәткәч, сөзелә. Көненә 4-5 тапкыр икешәр аш кашыгы эчелә.

Нарат җиләге белән җир җиләген тигез күләмдә алып, сыгынты әзерләргә дә мөмкин. Моның өчен бер аш кашыгы кушылма өстенә бер стакан салкын су коела, кайнар дәрәҗәгә җиткерелгәч, сыгынтыга бал өстәлә. Кайнар килеш көненә 3-4 тапкыр эчелә.

Әфлисун — гриппка каршы кулланылган нәтиҗәле чараларның берсе. Аны һич тартынмый ашарга кирәк.

Терелә башлагач, гайрәт һәм көчне кайтаруга гөлҗимеш төнәтмәсе нык булыша. Бер аш кашыгы кипкән җимеш өстенә ике стакан кайнап торган су коела, аннары бер тәүлек термоста тотыла. Көненә 2-3 тапкыр шуны яртышар стакан эчәләр.

Каен җиләге яфрагыннан ясалган төнәтмә дә файдалы. Бер-ике аш кашыгы кипкән яфрак өстенә ике стакан кайнап торган су койгач, ул суытыла, ә аннары һәр ике сәгать саен берәр аш кашыгы эчелә.

Каен гөмбәсе — мөшкәсе (чага) үсеп утырган яки киселгән агачларда була. Үсеп утырган гөмбәне кисеп алгач юалар, угычта уалар, ә кипкәнен дүрт сәгать буе салкын суда җебетәләр. Уылган бер өлеш гөмбәгә биш өлеш кайнатылган, ләкин 50 градустан эссе булмаган су салына, ике тәүлек тоткач сөзелә. Ашарга ярты сәгать кала берәр стакан эчелә.

Артыш җиләге сыгынтысы да хәлсезлектән котылырга, дәрт-дәрманны кайтарырга булыша. Аны болай әзерлиләр: бер аш кашыгы җиләк өстенә ике стакан кайнар су коялар, 20 минут кайнаткач сөзәләр. Шуннан соң көненә өч тапкыр берәр аш кашыгы эчәләр.

Авыру башланган чорда аякны кайнар суга тыгып утыру яки горчица ваннасы ясау бик файдалы. Алар борын-тамакның лайлалы сүрүендә тамырларны үзеннән-үзе киңәйтә, терелергә ярдәм итә. Шул ук вакытта борын тыгылганны бетерә, тын алуны җиңеләйтә торган дарулар да кулланыла. Санорин, галазолин, 2-3 процентлы эфедрин сыекчасы, хәзергеләрдән називин, борынга өреп кертелә торган һәртөрле порошоклар шулар исәбендә.

Интернеттан.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836