Материалы

“Халык сәнгате” бәйгесендә

последние и лучшие новости искусства в мире

14 февральдә Яркәү районында бөтен татар авыллары клублары, мәктәпләре катнашында “Халык сәнгате” бәйгесе булып үтте. Катнашучылар – өлкәннәр, яшьләр, балалар булды. Алар һәрберсе татар халкының бай иҗатын, матурлыгын, үзенчәлеген, көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, хәзерге вакытта ничек гомер итүләрен күрсәттеләр.

Моңлы җырлар, сәнгатьле итеп шигырь сөйләү, матур биюләр – бары да ел буена онытылмаслык тәэсир калдырды. Киләсе елларда да исән-сау булып катнашырга насыйп булсын иде.

Безнең Яңа Кәешкүл клубыннан “Нур” ансамбле катнашты. Ансамбльне оештыручы Закирә Ишбулаева иде, хәзер ул лаеклы ялда, ничә еллар уңышлы эшләп киләбез, яңа костюмнар булдыруда да аның өлеше зур булды.

Хәзерге вакытта клуб мөдире Лариса Абдразакова. Ул да яшь, рус милләтеннән булуына карамастан, татарча җырлый, сөйләшергә дә өйрәнә, үз эшен уңышлы алып бара.

Бию, җыр буенча III урын алдык, шигырь сөйләүче Әминә Кәримова II урын яулады, Лариса Абдразакова «Күбәләгем” дигән җырны башкарып тамашачыларны шаккатырды.

Татар халкы өчен мондый мөһим чараларны үткәргәннәре өчен оештыручыларга зур рәхмәтләр белдерәсе килә. Бәйгедә катнашучыларны милли ризыклар, ашлар белән сыйладылар. Мондый бәйгедә катнашу һәм җиңеп чыгу безгә яңа көч, дәрт өсти. Безнең халык киң күңелле, уен-көлкегә оста. Шулай бер районда аралашып, бер-беребезгә үзебезнең мәдәниятебезне, динебезне уртаклашып, үстереп яшик. Мондый чаралар булып торганда, киләчәгебез өметле, ышанычлы булыр, телебез, гореф-гадәтләребез югалмас, сакланыр.

Әминә КӘРИМОВА, Яркәү районы,
Яңа Кәешкүл авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума