#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хәшәрәт

последние и лучшие новости искусства в мире

– Әни, без Фәридә белән өйләнешергә булдык. Син каршы түгелсең бит, әйеме?

Улының бу хәбәренә күптән әзер булса да, Зөлфия каушап калды. Бу минутта теленнән нинди генә сүз төшсә дә, ничектер урынсыз, ялгыш булыр кебек тоелды.

– Йә, әни, ризасыңмы?

Риза булмаган кая инде. Мең тапкыр риза! Бәхетле генә булсыннар! Мәхәббәтле озын, тигез, сәламәт гомер насыйп итсен Аллаһым!

– Улым, әлбәттә, риза! Балам сайлаган ярга нишләп каршы килим ди инде. Өч ел вакыт эчендә бер-берегезне сынап өлгергәнсездер. Фәридәне бер генә күрсәм дә, ошаттым. Дәү әниеңнәрдән сөенчене үзең аласыңмы, әллә мин әйтимме?

– Газимә дәү әни янына авылга хәзер үзем барып кайтам, ә Нәсимә дәү әнигә үзең шалтыратып әйт инде, әни.

– Ярый, балам, шалтыратырмын. Ул да сөенер.

Илшат эндәшмәде. Ул чыгып киткәч, Зөлфия беренче эш итеп кайнанасына шалтыратты.

– Әнкәй, ни хәлдәсең?

– Һаман исәнмен әле!

– Аллаһка шөкер диген, әнкәй! Синең исән-сау, таза булуың безгә дә куаныч кына.

– Нәрсә булды тагын?

– Ни, әнкәй, Илшат өйләнергә уйлый, тәкъдим ясамакчы.

– Булачак киленнең әти-әнисе кайда эшли?

– Әтисе хуҗалык рәисе бугай, әнисен – белмим, ныклап сорашканым да юк.

– Хуҗалык рәисе?! Менә-ә-ә, үзеңнең улыңа хуҗалык рәисе кызын аласың. Минем җан кебек улым да рәис кызларына өйләнерлек иде, син, хәерче баласы, башын ашадың. Хәшәрәт!

Зөлфия телефон трубкасын тиз генә сүндереп куйды. Беренче тапкыр ишетми ич, кайнанасының йөрәк әрнетә торган сүзләрен. Алда ни сөйләячәген дә белә, инде ятланып беткән. «Улымны кабергә керттең дә, рәхәтләнеп типтереп яшисең хәзер», – диячәк. Тагын әллә күпме нахак сүзләр тезәчәк. Инде бу яшеңдә намазга басып, белеп һәм белми кылган гөнаһларың өчен тәүбә китерер вакыт та бит. Юк, аны аңлый торган кеше түгел шул кайнанасы. Бөкрене кабер генә төзәтә, диләр. Белмим, төзәтер микән?!

Зөлфиянең уйлары улына әйләнеп кайтты. «Беркайчан да юк-барга кысылып, өйрәтеп яшәргә язмасын! Үз гаиләләренә үзләре баш, үзләре түш булып яшәсеннәр. Сүземдә генә тора алсам ярар иде, Аллаһым!»

Культура-агарту техникумы тәмамлаган Зөлфияне Чишмәле авылына эшкә җибәрделәр. Иркен сулап куйды ул, ниһаять, ялгыз әнисе җилкәсендә булмаячак. Эшен кабул итеп алгач, башаягы белән эшкә чумды. Дулкынланып торган озын кара чәчле, нечкә билле чибәр кызны, беренче көннән үк озата барырга теләүчеләр күп булды. «Чәчең бөдрә түгел, мыегың юк», – дип, Зөлфия берсен дә үзенә якын китермәде.

Район үзәгендә эшләп йөрүче Гөлүс аның хыялындагы егет булган икән! Алар бер-берсенә беренче күрешүдә ук тартылдылар. Дөрес, бик озак, хәтта, кулга-кул тотынышып та йөрмәделәр. Ләкин мәхәббәт җиңде – бер ел дигәндә гөрләтеп туй ясадылар. Яшьлекләренең чәчкә генә аткан чагында кавышкан матур парга сокланмаган кеше калмагандыр. Гөлүснең: «Менә, әни, кер юу машинасы сораган идең, алып кайттым», – дигәнен шаярту дип кабул иткән Зөлфия, язмышы әзерләгән «бүләкләр»енең бу башы булганын бөтенләе белән күз алдына да китереп карамаган иде... .

Кайнанасының тормыш девизы: «Кешенекеннән күбрәк булсын!» Көнләшеп дөнья куа торган кеше иде ул. Күршедә өч чүмәлә печән булса, икенче көнне үк үзләренекен дүрткә әйләндертте. Хуҗалыкларында булган мал-туар янына яшьләргә туйда бүләк ителгәннәре дә өстәлде. Алар елдан-ел үрчем китерде. Җәй буе печән әзерләү дә кайнатасы Талип белән Зөлфия өстенә төште. Кайнатасы чаба, Зөлфия җыя, әйләндерә, киптерә. Кипкән печәнне алып кайтып сәндерәгә төнге өчкә тиклем тутыралар. Иртәнге биштә дүрт сыерны савып, көтүгә озату, сөт аерту, кош-кортка, кичтән җыйган кычытканнарны турап бирү һәм башкалар, һәм башкалар эшкә иртән өйдән чыгып киткәнче бурычына әйләнде. Эшкә талымсыз Зөлфия бәрәңгесен дә утады, керен дә юды, ашарга да әзерләде. Колхоз басуында гектарлап чөгендер утарга да өлгерде. Сакчыл кайнанасы хәтта җиргә төшкән алманы да әрәм иттермәде. Кибеттән азык-төлек сатып алу дигән әйбер булмады диярлек, бөтен ризыкны үзләре җитештерделәр. Кышкылыкка кагы, кайнатмасы, компот, салатлар белән баз тутырды яшь килен. Артык дип тапкан каймак-май, йомырка, итне кайнана оста итеп сатып җибәрә белде. Кышкы озын кичләрдә шәл, оекбашлар бәйләделәр, киемнәр тектеләр. Аларның да күбесе сату өчен иде.

Аерым башка чыгып, туганнары, дуслары белән аралашып яшәү турында хыялланды яшь хатын. Кояш чыксын гына, көннең үткәне сизелми дә үтеп китә. Көннәр генә түгел, еллар да бер-бер артлы тәгәри бирделәр. Зөлфия белән Гөлүснең малае белән кызы да инде кул арасына кереп баралар. Тик менә әти кешенең генә күңеле соңгы вакытларда гаиләсенә никтер ятмый-ягылмый кебек. Бигрәк тә вазыйфасында күтәрелгәч иртәнге дүрттә яки биштә кайтулары ешайды. «Чит хатыннар белән бутала», – дип җиткерүчеләргә ышанасы килмәде Зөлфиянең. Ярата иде Гөлүсен. Иренең машинасын юганда килеп чыккан хатын-кыз әйберләрен күргәч, үзе белән сөйләшеп карамакчы да булды. Килеп кенә чыкмады. «Эшең юктыр, башыңа теләсә нинда уй керә башлаган. Мал-туарны арттырмый булмас», – дип, «җенләнеп» чыгып китте. Җәен иртәнге якка гына кайтып, келәттә генә йокларга гадәтләнеп киткән улын, кайнатасы тирги башлаган иде дә, тик аның авызын бик тиз яптылар. «Улыма сүз әйтәсе булмагыз! Кирәккә йөридер, ул рәис кызларына өйләнерлек иде», – дип, кайнанасы бу мәсьәләгә нокта куйды. Башка киленен яклап, кайнатасы сүз дәшмәде.

Бу гаиләдә бар нәрсә дә акча үлчәмендә булды. Кайнанасының иң яратып кабатлана торган сүзе: «Менә фәлән кешеләрнең байлыкларының иге-чиге юк», булды. Кешелек сыйфатларын беренче урынга куеп тәрбияләнгән, гомерлек саф мәхәббәт турында хыялланган Зөлфия күңел төшенкелегенә бирелде, ябыкты, кипте... ләкин түзде. Әнисен көяләндерәсе килмәде, нәселдә аерылып

Зөлфиянең: «Әйдә, башка чыгыйк, аерым торыйк», – дигән теләгенә Гөлүс баштарак каршы килмәгән кебек тә иде. Эшеннән фатир бирергә булгач, кайнанасы тавыш чыгарды. Улының эш хакын берсе белән дә бүлешәсе, үзенең яныннан җибәрәсе килмәде, бугай. Өйләнешкәннән бирле Гөлүснең дә, декрет ялына кадәр Зөлфиянең дә хезмәт хаклары аңарда булсын да, хәзер шуңардан колак как, имеш! Юк, була торган эш түгел бу! Декрет ялыннан чыккач, Зөлфия акчасын бирми башлаган иде дә, шома кайнана барыбер җаен тапты. Гөлүс капчыклап ташыган азык-төлекне бикләп куйды да, киленнән кирәген алып кайтарттырды.

Зөлфиягә ире белән кунакка йөрергә ярамады. Әнисенең барып хәлен белү елына бер-ике генә эләкте. Аның каравы, кайнана кунакка улы белән чапты, килен белән кайнатай өйдә «дөнья көтеп» калдылар. Бер тапкыр кайнана киленен көтү кайтыр алдыннан гына түбән очтагы ахирәтенә йомыш белән җибәрде. «Ашыкма, иркенләп, һава алыштырып, балаларсыз гына йөреп кайт, сыерларны үзем сава торырмын», – диде. Зөлфия мондый ачык караштан эреп китеп, кайнанасын кочаклап үбеп алганын да сизми калды. «Кешеләргә бер җылы сүз җитә, ул сүз булса чын йөрәктән», – дип юкка гына җырламыйлар ич! Ләкин чын йөрәктән генә булса икән шул. Бу «яхшылыгы» кайнанасының чираттагы капкыны булганы икәнен,риясыз килен соңыннан гына аңлады. Ул көнне Гөлүс тә нишләптер иртә кайткан булып чыкты. Ишекне ачып керү белән: «Кайда йөрдең, хәшәрәт, нигә әниләргә әйтми чыгып киттең?» – дип, Зөлфияне тукмый башлады. Эченең күгәрмәгән урыны калмады. Ире, күгәргән урыннары күренеп тормасын дип, соңгы вакытларда гел шулай эченә суга иде. Килененең улы каршында бөтенләе белән ышанычын югалттырырга ирешкән кайнана, куанычын кая яшерергә белми, бакча ягындагы тәрәзәдән күзәтеп торды. Кайнатасы балалар белән веранда ягына кереп бикләнгән иде.

Люция ӘБЛИЕВА

(Дәвамы киләсе саннарда)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836