Материалы

“Хәтер калсын иде”

последние и лучшие новости искусства в мире

29-9Узган атнада Шыкча хакимияте башлыгы Рәис Әминовның кабул итү бүлмәсендә Явызбы авылында яшәүче Галия Баязитова, Сәлимә Ахиярова һәм авыл Думасы депутаты Равилә Афлетунова очраштылар.

Алар кабат легендар алты тракторчы кызлар турындагы темага әйләнеп кайттылар. Алар турында быел «Яңарыш»та (№-19) “Нәфис тракторчы кызлар” исемле мәкалә бастырылып чыккан иде.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, Г.Баязитова һәм С.Ахиярова Явызбы авылы урамнарына шушы кызларның исемнәрен бирү үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр.

“Сугыш елларында безнең басуларда эшләгән тракторчы хатын-кызларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү инициативасы белән чыктык. “Яңарыш”, “Аргументы и Факты” һәм “Красное знамя” газеталарында якташ батыр кызларыбыз турында мәкаләләр бастырдылар. Алар турында күңелләребездә хәтер калсын һәм аларның истәлеген мәңгеләштерү кирәк”, - диеп Галия апа авыл башлыгына зур теләген һәм үтенечен белдерде.

Рәис Равил улы инициативаларын хуплады һәм активистларга рәхмәт белдерде. Тиздән Явызбы авылы урамнарына легендар тракторчы кызларыбызның исемнәре бирелер дип дип өметләнәбез!

Ләйлә МАДЬЯРОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума