Материалы

Ил язмышы белән үрелгән яшьлек

последние и лучшие новости искусства в мире

42-101991 елның 18-21 августында СССРда конституцион властьны алу, заговор (путч) булды. Телевидениедән, радиодан Мәскәүдә барган вакыйгаларны шаккатып тыңладык. Моннан соң кибет киштәләрендә берни калмады.

Август азагында кара төсле зур чемоданымның эчке кесәсенә даһи Ленин сурәте төшерелгән акча салдым һәм тәвәкәлләп Тубыл шәһәренә юл алдым. Яңа күпер әле эшләми иде, Иртеш елгасын паром белән кичтек. Шәһәрнең тау асты өлешендә элекке автовокзал каршындагы тукталышта автобуска утырып, Ленин урамы буйлап барып, янган агач драма театры янында төшеп калдым. Театрга юл аша урнашкан ике катлы йортта ерак туганнар яшәделәр, аларга фатирга кердем.

Тубыл дәүләт педагогия институтына укырга кердем. Кураторыбыз зыялы, гадел, кешелекле, шул ук вакытта үтә таләпчән ветеран укытучы рус грамматикасыннан белем бирүче Сәгыйдә Мөхәммәт кызы Гадыршина булды. Ул безгә икенче әниебез шикелле иде, бөтен кайгы-шатлыкларыбызны, серләребезне аңа чиштек. Филология факультеты деканы безне гел яклап чыгучы, нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итмә, гел ярдәм итүче Татьяна Демьяновна Козакова иде. Рус-татар бүлеген Татарстан Республикасыннан килгән яшь, чибәр мөгаллимә Флера Сәгыйть кызы Сәйфуллина җитәкләде. Ул безгә бай, матур, бөек татар әдәбиятына, шигърияткә мәхәббәт уятты. Апаның дәресләрен таң калып, сокланып тыңлый идек. Дәрестән тыш чараларны бергә үткәрдек. Өченче курста Флера апа җитәкчелегендә бөтен институт алдында  актлар залында сәхнәләштерелгән чыгыш ясадык. Студент елларында уздырылган чараларның исәбе булмады, бик күңелле яшәдек. Мәсәлән, безнең белән очрашырга “Яңарыш” газетасын оештыручы беренче редакторы Азат Гыйззәт улы Сәгыйтов, өлкә татарлары лидеры Ильяс Кирәй улы Рафиков, ул вакытта “Ургыл” газетасы редакторы Минзат Вахит улы Ибәтуллин һәм башкалар килделәр. Киләчәктә Азат  абыйны остазым, мәңгелек хәтердә сакланучы җитәкчем булыр дип ул вакытта уйламадым.

Казан шәһәреннән филология фәннәре докторы, профессор, якташыбыз Диләрә Гариф кызы Тумашева, Новосибирскидан тарих фәннәре докторы, археолог-этнограф Леонид Романович Кызласов килеп курслар укыдылар. Татар теленнән төрле курсларда тәҗрибәле педагоглар – Хәнисә Чәүдәт кызы Алишина, кафедра мөдире Равил Айсә улы Вафеев, Клим Солтан улы Садыйков, Рауза Җәлил кызы Садыйкова укыттылар. Бөек Ватан сугышы ветераны себер язучысы Якуб Камали улы Зәнкиев белән бүлек тыгыз элемтәдә булды. Сугыш ветераны белән очрашырга җыелышып йортына берничә тапкыр кердек. Рәшидә апа тәмле күмәчләр, бәлешләр пешереп куя иде. “Якуб Зәнкиевның “Иртеш таңнары” романында себер татарлары лексикасы” темасына диплом якладым. Практик эшне Якуб Камали улы белән эшләдек. Якуб абыйга рәхмәтемнең иге-чиге булмады.

Илебезнең нәкъ асты-өскә килгән мәле, хәзер ул елларны “лихие 90е” дип әйтәләр. Экономик кризисның очы-кырые күренмәде, 5 ел көтеп тә дөньялар яхшырмады, соңыннан Чечня сугышы башланды. Ленин сурәте төшерелгән акча белән киттем бит, шушы елларда нинди генә сумнарны күрергә язмады. 1991-1993 елларда акча әллә никадәр алышынды. Америка Кушма Штаты төшергән “Санта-Барбара” сериалын “егылып” карадык. Халык 9 ел барган кинога алданып яшәде. Ул экономик катастрофадан, авырлыктан арыган халыкның тормышын иллюзор җиңеләйтү өчен күрсәтелгәндер, мөгаен. 1988-1989 елларда телевизордан Италиянең “Спрут” сериалын ышанмыйчан, ялгандыр дип карадык. Бер-ике елдан соң кинода күрсәтелгән нәкъ шундый криминал үзебездә башланды.

1991 елның 25 декабрендә СССР бетте, җитәкче Михаил Горбачев отставкага китте.

Я өстебездә рәтле кием юк, я ашарга җитми. Яхшы билгеләргә генә укыган кайберләребезгә материаль яктан тормыш йөген сөйрәргә авыр булды. Һичкемне гаепләп булмый. Бишенче курсны 9 студент тәмамладык. Кызларның күбесе соңыннан барыбер уку йортын көндезге укуда һәм читтән торып тәмамладылар. Бүгенге көндә өлкәнең төрле төбәкләрендә мәктәпләрдә тырышып эшлиләр.

1992 елның октябрендә Президент Борис Ельцин “Шушы елның 31 декабренәчә Россиядә яшәүче гражданнарга 10 мең сумлык ваучер таратып бетерергә” дигән указ чыгарды. Һәр ваучерны хосусыйлаштырылачак (приватизация) предприятиенең акциясенә алыштырырга мөмкинлек туды. Бу – “прихватизатор” Анатолий Чубайсның гаять зур аферасы булды. Алды да, бөтен халыкны, илебезне алдады. Мәсәлән, ул 1994 елның январь-июль айларында 284 олы предприятиене хосусыйлаштырган. Барлыгы Россиядә 150 млн ваучер бастырылган, хәзерге вакыт белән чагыштырганда халык ул елны 10 млн кешегә күбрәк булган. Өстәвенә, ваучерны алганда кәгазь һәм бастыру өчен һәр кешедән 25 сум акча алып калдылар. Институт янындагы саклык банкына кереп, озын чират торып ваучер алдым. Шушы кәгазь кисәген кая куярга белмичә озак йөрттем. Мәсәлән, кайбер акыллы гражданнар “Газпром”га тапшырып, берничә елдан соң акция акчасына машиналар сатып алдылар, андыйлар күп булмады. Тубылның “ЦУМ” кибете каршында ваучер сатып алучылар (перекупщики) күп йөрделәр. Берсенең муенына “4 мең сум” дип язылган такта эленгән. Ваучерымны бу кешегә саттым һәм “ЦУМ”га кереп өстемә киемнәр алдым, хәзерге көндә дөрес эшләгәнмен дип уйлыйм. 4 мең сум ул зур акча иде, әле кесәгә салырга да артып калды. Шунысы гарьлек, А.Чубайс, С.Мавродий, Б.Березовский (үлде) кебек хәзер олигархлар СССР заманында хезмәт кешеләре авыр көче белән озак еллар туплаган байлыкны – завод-фабрикаларны үзләренә “прихватизировать” иттеләр дә, инде менә ярлы халыктан көлеп “типтереп” яшиләр. 1993 елның сентябрь-октябрь айларында Мәскәүдә 1917 елдан бирле эшләп килгән халык депутатлары һәм Россия Федерациясенең Югары Советы съездын куу булды. Югары Советны яклап митингка чыгучылар – 158 кеше үлде, 423 кеше яраланды.

Укыткан хөрмәтле укытучыларыма зур рәхмәт. Юлда очраган киртәләрне ишеп, илебез, милләтебез өчен югары белемле файдалы хезмәт кешеләре тәрбияләргә тырыштылар.

Бүгенге вакытта укытучым филология фәннәре докторы, профессор Хәнисә Алишина белән “Яңарыш” редакциясендә еш очрашабыз. Тубылда зур авырлык белән ачылган рус-татар, Төмән дәүләт университетында Хәнисә Чәүдәт кызы җитәкләгән татар бүлекләренең ябылулары өчен йөрәк әрни. Хәзерге көндә өлкә мәктәпләрендә туган телебезне шушы югары уку йортларында белем алган укытучылар укыта, ә алардан соң балаларга ана телебездә сабак кем бирер?

Криминал чәчәк аткан, закон булмаган елларда соңгы акчаларына балаларын укыткан ата-аналарга рәхмәт. Мондый еллар һичкайчан кабатланмасын, дөньялар тыныч торсын, сугышлар булмасын.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума