Материалы

“Индәр: тарихы һәм шәҗәрәләре” китабы тәкъдим ителде

последние и лучшие новости искусства в мире

1-912 нче декабрь көнне Вагай районы, Индәр авылы клубында бүгенге көндә район себер татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе вазифасын башкаручы, тарихчы Фәрхәд Шаморадовның «Индәр: тарихы һәм шәҗәрәләре» дигән икенче китабының тәкъдим итү чарасы булды. Бу вакыйганы җирле халык күптән көткән иде. Әлеге чарада Төмән, Тубыл шәһәрләреннән: өлкә себер татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәүсия Марганова, тарих фәннәре кандидаты Гөлсифа Бакиева, җырчы Земфира Шәрипова, җәмәгать эшлеклесе Динара Дәүләтчина да катнаштылар.

Җыелган халыкка Фәрхәд Әбдалим улы китапның килеп чыгу тарихы, аның эчтәлеге турында сөйләде, һәр бүлеккә тирән анализ ясады. Китап авторның беренче китабы кебек үк форматта язылган. Фәрхәд Әбдалим улы китапны булдыруда бик зур эш башкарган. Моның өчен ул Төмән, Тубыл, Уфа архивларында сакланган XVIII-XIX нчы гасыр материаллары һәм авыл аксакалларының истәлекләре, шулай ук район газетасында XX нче гасырның 30-70 нче елларында бу авыл турында чыккан мәкаләләрне куллана. 270 биттән торган китапта авылның килеп чыгу тарихы, халык саны, мәчетләре, тирмәннәре, мәктәбе, гореф-гадәтләре турында, революция, Бөек Ватан сугышының халык тормышына тәэсире күрсәтелә. Ә иң зур өлеш авылда яшәүчеләрнең токым-нәселләренә багышланган. Индәрлеләрне бу күңелле мизгел белән котлап Фәүсия Марганова: “Бүген сезнең өчен зур тарихи вакыйга. Хәзер сезнең мактана алырлык туган якны өйрәнү буенча китабыгыз булды. Мондый бәхет һәр авылга да тәтемәгән әле. Исәпле генә себер татар авылы үзенең тарихи китабы белән мактана ала”, - дип, автономиянең башкарган эшләре белән таныштырып китте. Чыгышында ул елның авырлыгына карамастан, алар тарафыннан себер татарларының мәдәниятен һәм телен саклау өчен барлык чаралар күрелүе, автономия әгъзаларының чараларга, иҗатка, китаплар язуга игътибар юнәлтүләренә басым ясады. Һәм ул җәмәгать эшләрендә актив катнашучы һәм китап язуда авторга төрле ярдәм күрсәтеп торганнарга Рәхмәт хатлары һәм китапханә хезмәткәре Хәсәнә Әбдубакиевага истәлеккә китап тапшырды. Китапка югары бәя биреп галимә Гөлзифа Бакиева чыгыш ясады. Ул яңа китапның профессиональ дәрәҗәдә язылган булуын, туган якны өйрәнүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Ул китаптагы Индәр халкының шәҗәрәләре турындагы бүлекнең аеруча әһәмияткә ия икәнен әйтте. “Бу исә җирле халыкка үзенең кече Ватаны тарихын гына түгел, ә ата-бабаларының үз тамырларын да белергә ярдәм итә”, - диде. Очрашу барышында элек Индәр мәктәбе директоры булып эшләгән Сади Рәфыйков, нәкъ менә Фәрхәд Әбдалим улы ярдәмендә үзенең шәҗәрәсе белән генә түгел, авылдашларының токым җепләре белән дә кызыксына башлагынын сөйләп үтте. Туктасын Тимербулатов, Гөлшат Богданова һәм башкалар да актив чыгыш ясадылар, алар китап авторына гына түгел, галимә Гөлзифа Бакиевага да сорауларын яудырдылар. Шул арада җирле шагыйрь Халит Морсәлимов үзенең шигырьләрен укып халыкка ишеттерде. Ә Земфира Шәрипова икенче җирле шагыйрь Сәхир Хәбибуллин шигырьләренә язылган җырларны башкарды. Себер татарлары Гимнын башкарганнан соң да халык таралырга җыенмады. Алар актив рәвештә үткәрелгән чара турында фикер алыштылар, контактлар белән уртаклаштылар, авторның автографын алдылар, хәтта кунаклар белән туганлык элемтәләрен дә таптылар. Гомумән, Индәр авылы халкы Фәрхәд Шаморадовка башкарган бәясез хезмәтенә чиксез рәхмәтләрен белдерде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума