#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең – каберен бел...

последние и лучшие новости искусства в мире

23-11Яз – зиратка барып каберләрне чистарту, аларның тирә-ягын тәртипкә китерү чоры, күңел үзеннән-үзе якыннарыбызның каберләрен зиярәт кылырга ашыга. Май бәйрәмнәрендә зиратларда өмәләр уздыру күп кенә авылларда традициягә әйләнде.

Күптән түгел Тубыл районы, Күкрәнде авылы зиратында да зур итеп өмә уздырдылар. Күкрәнделеләр тарафыннан төзекләндерү буенча һәр елны күп эшләр башкарыла. Бу көнне дә ир-егетләр олысыннан алып кечесенә хәтле зиратта эшләделәр: чүп-чар, корыган агачларны яндырып, искергән рәшәткәләрне сүтеп, тимердән баганалар куеп, сетка-рабица белән читәнләү эшләрен дәвам иттеләр. Шулай ук җыйган акчага озынлыгы 5 метрлы булган “Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен бел” дигән плакатны да беркетеп куйдылар.

“Яу кырыннан кайтмый калганнарның исемнәре һәр авылның түрендә урнаштырылган һәйкәлләрдә уеп язылган. Еллар узган саен язулар искерә, туза дияргә мөмкин. Әмма халык үз улларын онытмый. Быел без, Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, һәйкәлне яңартырга, “Хәтер” китабы чыгарырга уйладык. Алдан ук газетада, социаль челтәрләрдә бу эшнең асылын аңлатып, белдерүләр бирдек. Һәм якташларыбыз бу эшкә битараф калмадылар, һәркем хәленнән килгәнчә ярдәм итте. Акча җыю, исәп-хисап эшләрен Маһинур Чиж (Ильясова) алып барды. Һәйкәлне яңартуда материал белән ярдәм итүчеләр – ООО “Арктикпромизыскания” оешмасында эшләүче милләттәшләребез Реваль Хөснетдинов һәм Илгиз Әнвәров, Кутарбитка авылы башлыгы Светлана Каммерцель булдылар. Аеруча бу изге эшләрне башкаруда ярдәм иткән Булат Ташбулатовка, Зиннур Байнашевка, Азат Вәлитовка, Әүхәт һәм Рәшит Ибраһимовларга, Фәрит Ташбулатовка, Нәҗип Ваһаповка, Күкрәнде авылы мулласы Күчем Гайсинга, Тимерхан Ваһаповка, Азат Кәримовка, Әлфридә Латыйповага, мәктәп коллективы һәм укучыларына рәхмәт сүзләре белдерәсе килә. Хәзерге көндә һәйкәлдәге исемлек тагын да тулыландырылып әзер булды. “Хәтер” китабы да менә-менә дөнья күрергә тора. Герой-якташларыбызның батырлыклары онытылмас, һәйкәл – безнең авыл өчен зур горурлык булып тора”, - дип хәбәр итте “Якташ” иҗтимагый оешмасы рәисе Әкрәм Ибраһимов.

Саваплы эштә катнашучыларны үзенә җыйган бу өмәләр Күкрәнде авылы халкының бердәмлеген, авылларын яратуын һәм исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен белеп яшәвен күрсәтә.

Нәсимә ТАШБУЛАТОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836