Материалы

Ишмәт авылымны сагынам

последние и лучшие новости искусства в мире

8-11Әй, Ишмәт авылым, әткәм нигезе, изге мәчетем!

Сез гасырлар буе ниләр генә күрмәдегез. Хәтта, авылым, синең урамыңнан Күчем-хан гаскәрләре дә узган.

Синең күлеңнән чишмәдәй салкын, татлы суыңны эчеп үскән чибәр кызларың, типсә тимер өзәрлек батыр улларың бар.

Бөек Ватан сугышы башлангач, синең батыр улларың, изге мәчеткә кереп, туган җиребезне дошманга бирми, зур җиңү белән әйләнеп кайтырга вәгъдәләр биргәннәр. Әлбәттә, аларның күбесе туган авылына, сөеклеләренә кайта алмый, сугыш кырларында мәңгегә ятып калганнар.

Еллар, еллар... Күп еллар үтте. Иске астаналы, яшеллеккә баткан Ишмәт авылы тынып калган. Урамда шау-гөр килеп йөргән балалар юк. Хәтта чабышып йөргән этләр дә күренми.

Тик элеккедәй зур күлебез җәелеп ята. Анда каз-үрдәкләр йөзеп йөри. Ләкин яр буенда балыкчылар көймәсе дә юк. Сазларда кызарып пешкән саз чияләрен дә җыючы юк.

Шулай бервакыт авылымны сагынып кайттым. Тиз генә чәй эчеп алгач, күл ярына төштем. Шатлыгымнан: “Әй, күлем минем, кайттым сине сагынып. Мин дә бит синең татлы суың эчеп, табан балыкларыңны ашап үскән кеше”, - дип сөйләндем. Зәңгәр күл өсте әллә ничек дулкынлана башлады. Дулкыннар ярга бәрелеп миңа әйтәләр сыман: “Ник сез мине, туган авылыгызны ташлап киттегез?” “Әй, күлем, йөрәк әрни дә бит, тик язмыш шулай боерган”. Үткәннәрне кайтарып булмый шул. Ишмәт авылым, зәңгәр күлем, сазлыкларым – мин сезне һәммәгезне дә өзелеп яратам. Сез бер мизгелгә дә исемнән чыкмыйсыз. Бик сирәк булса да, мин сезнең янга, сезне сагынып кайтам.

Нәҗиб АБАЙДУЛЛИН, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума