#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Изге эшләр башкаручы һөнәр иясе

последние и лучшие новости искусства в мире

3-11Кеше кайгысына битараф булмаган, кешеләргә карата ихлас күңелле, мәрхәмәтле, җаваплы һәм ярдәмчел милләттәшләребез Тубыл шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә эшлиләр. Аларның берсе - Әлфирә Хәзүк кызы Байморатова узган ел дөньякүләм үткәрелгән “Ворлдскилс” Россия социаль федераль программасы буенча “Медицина һәм социаль карау” һөнәренә өйрәнә. Яңа юнәлешне үз теләге белән үзләштергән ханым инде 15 елга якын шәһәрнең халыкка хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль адаптация бүлеге мөдире булып эшли.

Бу бүлектә изге эшләр башкаручы коллегалары һәм алып барган юнәлеш турында ул фикерләре белән уртаклашты: ”Безнең шәһәрдә дә ярдәмгә мохтаҗлар күп. Аларның арасында башка республикалардан, районнардан да килгән кешеләр булды. Документларын югалтучыларга, яшәү урыннары булмаганнарга социаль, психологик статусын кайтару буенча безнең бүлек хезмәткәрләре күп эш башкаралар. Хезмәткәрләребез ялгыз калган өлкән яшьтәгеләрне һәм мөмкинлекләре чикләнгән ярдәмгә мохтаҗларны тернәкләндерү буенча эш алып баралар. Яшәү урыны булмаганнарга кыенлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итәбез. Документларын югалтучылар арасында катлаулы очраклар да була. Ярдәм күрсәтү өчен түземлек, сабырлык, көч, күп вакыт кирәк була”, - дип сүзен башлады Әлфирә Байморатова.

Бу үзәккә килгән саен кеше кайгыга, фаҗигага көтмәгәндә юлыгуын күрәсең. Матур яшәп торган гаилә тормыш авырлыкларына, сынауларга әзер булмаган очраклар турында тыңлап, кеше кайгысын җиңеләйтә белгән, ярдәмгә ашыккан һөнәр ияләренең хезмәтен күреп сокланып чыгасың. Әлфирә Хәзүк кызы тыйнак, кайгыртучан, игелекле кеше булганы турында коллегалары да сөйли. Кайчан гына кермә, ул эше күп, вакыты тыгыз булуга карамастан, ярдәмгә ашыга торганнардан.

Әлфирә ханым үзе Вагай районы, Селәс авылында туган, Вагай мәктәбен тәмамлап, Тубыл пединститутының физика-математика факультетында укып югары белем ала. Аның 30 еллык хезмәт стажы бар. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә эшләгән елларны ул нәтиҗәле һәм кеше өчен файдалы еллар дип саный. Ул: ”Кеше тормышының шатлыклы көннәре сынаулар белән үрелеп барганын монда бик еш күрергә туры килә. Матди яктан авыр хәлдә яшәгәннәр, йортсыз, эшсез, караучысыз калганнар бар. Өлкән яшьләрендә үз нигезләре булмаганнар, үзләре яши алмаганнары да күп. Илебез үз халкы турында кайгырта. Безнең үзәктә аларны ашаталар, кием белән ярдәм итәләр, авыруларны да игътибарсыз калдырмыйлар. Коллективыбыз эшчән, тырыш, үз вазифаларын югары дәрәҗәдә башкаралар, эшләренең нәтиҗәсен күрәләр, анализ ясыйлар. Шулай да, кешеләр бер-берсенә игътибарлы булсыннар, якыннарын ташламасыннар, кеше кайгысын күреп ярдәм кулын сузарга онытмасыннар иде”, - дип әйтә.

Әлфирә Байморатова семинарларда катнашып “Замана методикалары, бомжларны реабилитацияләү” темасы буенча чыгыш ясый. Ул үзәктә озак еллар дәвамында тырыш хезмәт күрсәткәне өчен “Йортсызларга ярдәм” өлкә региональ оешмасының, Тубыл шәһәр Думасы һәм Тубыл район хакимиятенең Рәхмәт хатлары, Тубыл шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Мактау кәгазе белән бүләкләнә. Ихлас күңелле, ярдәмчел, мөһим һәм җаваплы гамәлләр башкаручы якташыбызга киләчәктә дә эшендә уңышлар телибез.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836