Материалы

“Көрәшкә багышланган гомер” бәйгесендә

последние и лучшие новости искусства в мире

8-915 нче февраль - Татар халкының бөек улы, Советлар Союзы Герое, каһарман шагыйрь, язучы Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан ел саен мәктәпләрдә патриот шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган төрле чаралар уздырыла.

“Көрәшкә багышланган гомер” дип аталган искә алу кичәсе Ямбай авылы мәдәният йортында укытучылар һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре оештыруында үтте. Килгән кунакларны «Шумовой оркестр»   (З.Мөхәммәтҗанова) уен корал балалар ансамбле каршылады. Чараны алып баручы Гөлсем Әмирханова шагыйрьнең бала чагы, шигърияткә беренче адымнары турында сөйләп, сугыш чоры иҗатына тукталгач, сәхнәгә “тоткындагы Муса” чыгып, берничә шигырен укып ишеттерде.

Аннары чараның төп өлеше – М.Җәлил шигырьләрен рус һәм татар телендә сәнгатьле итеп сөйләү бәйгесе башланды. Жюри рәисе итеп авыл китапханәсе мөдире Гөлүфәр Тимшанова, әгъзалары - ветераннар советы рәисе Зиннура Бандукова һәм “Яңарыш” газетасы хезмәткәре Рәүфә Кангазина билгеләнделәр. Алар шигырь сөйләүчеләрнең чыгышларын яшьләренә һәм кайсы телдә сөйләүләренә карап бәяләделәр. М.Җәлилнең иҗаты белән кызыксынучы, яратучылар саны күп булды, 40ка якын укучы шигырьләрен бик тырышып ятлап, тамашачыларга күтәренке кәеф бүләк итеп, милли горурлык хисе уяттылар. Жюри әгъзалары иң-иңнәрне сайлаган арада кунакларга укучылар тырышлыгы белән әзерләнгән матур концерт тәкъдим ителде. Шуңа карамастан, балалары белән бергә ата-аналар да түземсезләнеп нәтиҗәләрне көттеләр. Һәм, ниһаять, Гөлүфәр Барый кызы сәхнәгә күтәрелеп чараны оештыручы, катнашучыларга рәхмәт белдерде, укучыларны канатландырып мактады һәм нәфис сүз осталарының исемлеген тезде. 8-85-10 яшьлекләр арасында 1 нче урынны “Бер шигырь” шигыре белән 2 нче класс укучысы Азалия Алеева яулады, 2 нче урынга - Энҗе Усманова (3 класс), 3 нче урынга – Лиана Тузмөхәммәтова (2 класс) чыктылар. 10-14 яшьлекләр арасында “Мәдинә” шигырен сәнгатьле итеп сөйләгән 6 нчы сыйныф укучысы Мәдинә Таймасова (рәсемдә) беренчелекне алды. 2 нче урында – Юлия Таймасова (10 класс), 3 нче урында – Ислам Нәүрүзбаков (5 класс) булдылар. Рус телендә сөйләүче 5-10 яшьлекләр арасында “Вороватый котенок” шигыре белән 1 нче класс укучысы Ева Таштемирова беренчелекне, 2 нче урынны – Яна Таштамирова (4 класс), 3 нче урынны – Радмир Хәлидуллин (3 класс) яуладылар, ә зурлардан Константин Барышев 1 нче урынга, Эльвира Нәҗметдинова – 2 нче, Екатерина Чернова – 3 нче урынга лаек булдылар. “Табут” шигырен сәхнәләштерүче 7 “А”класс укучыларының чыгышы - 1 нче урын, 3 нче класс укучыларының “Кызыл ромашка” шигыре – 2 нче, 2 “А” класс укучыларының “Куян” шигырен сәхнәләштергән күренеш – 3 нче урынга чыктылар. Бәйгедә катнашучыларның һәрберсенә Мактау кәгазьләре һәм җиңүчеләргә дипломнар, бүләкләр тапшырылды.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума