#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Калфаклары балкып торды

последние и лучшие новости искусства в мире

9-12Февраль аенда Тубыл шәһәренең себер татар мәдәният үзәгендә узган шигърият бәйгесендә этномәдәни компонентлы мәктәпләрдә укучы балалар белән беррәттән татар теле укытылмаган һәм беренче ел гына укытыла башлаган мәктәп укучылары да катнаштылар. Туган телдә сөйләшә белмәгән балаларны татар теленә, әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләгән, аларда кызыксыну уяткан, күп еллар 1нче мәктәп китапханәсе мөдире вазифасын башкарган Р.Мөхәммәтуллинага, беренче ел гына татар теле түгәрәге эшли башлаган 9нчы мәктәп укытучысы Р.Әбдерахмановка хөрмәт һәм җылы сүзләр җиткерелде.

9нчы мәктәптә татар теле түгәрәге 2016 нчы елның октябрь аеннан эшли башлады. Бу чарада балалар Җ.Дәрзаманның шигырьләрен, бөек шагыйребез Г.Тукайның “Туган тел” шигырен рус һәм татар телләрендә сөйләделәр. Аларның укытучылары Ринал Зият улы Әбдерахманов укучыларын әдәби һәм себертатар телендә сөйләшергә өйрәтә. Класска берәүләре “яхшымысыз”, икенчеләре “исәнмесез” дип керәләр. Уеннар аркылы укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уята ул. Укытучыны әти-әниләр дә хөрмәт итәләр, Халыкара туган тел көне бәйрәменә Карина Сәлахееваның әбисе Гөлшат Сәяхетдин кызы Нуретдинова һәр катнашучы кызга калфаклар тегеп, аларны алтын төсле җепләр, энҗе-мәрҗәннәр  белән бизәп бирде. Укучылар бу бәйрәмгә чын әкият иленнән килгәндәй күренделәр. Калфаклары шундый матур күренде. ”Тубылда яңа мода ачтыгыз”, - дип әйтүчеләр дә табылды. Бу чараны оештыручы себер татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре дә тырышлык күрсәткәннәр. Балалар үзәк музеенда экскурсиядә булдылар, милли ризыклар сатучы апалар да кунакларны татарча сөйләшеп, шат йөз белән каршы алдылар. Халыкара туган тел көне төрле милләт балаларын берләштерде, дуслык, татулык хисләре  тәрбияләде.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836