#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Казанлы җирлегендә халык җыены

последние и лучшие новости искусства в мире

Халык белән ел саен үткәрелә торган район җитәкчесе, хакимият вәкилләренең очрашуларында узган елга нәтиҗәләр ясала һәм территориянең үсеш перспективалары турында сүз алып барыла.

Казанлыда җыен авыл җирлеге башлыгы Нәфисә Байбикованың узган елда башкарылган эшләре турындагы хисабыннан башланды. Бу мәгълүмат видеофильм форматында тәкъдим ителде.

Казанлы җирлегендә 1013 кеше теркәлгән. 2019 елда тугыз бала туган, 2 кеше үлгән.

Монда халык шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару белән шөгыльләнә. Эре мөгезле терлекләр саны алдагы еллар белән чагыштырганда иң түбән күрсәткечләргә җиткән. Моның сәбәпләренең берсе - терлекчелек продукциясенә ихтыяҗ булмау. 2019 елда халыктан сөт кабул ителмәгән дип әйтергә мөмкин. Ит сату да шәптән түгел. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекләрнең күпчелеген Шәвәли Ватутов, Нәсибулла Нигъмәтуллин, Фәйзулла Аблазисов, Элеонора Чапарова, Эдуард Корманов асрыйлар. Район ярышларында икенче ел рәттән Шәвәли Али улы җиңүче булды.

Кешеләргә социаль, мәдәни хезмәт күрсәтү оештырылган, имин булмаган гаиләләр контрольдә тотыла. Мәктәп, мәдәният йорты, китапханә, ветераннар һәм партия оешмалары актив эшли. Һәр авылда фельдшер-акушерлык пункты бар. Сөләймандагысы быел яңа, заманча бинага күчәчәк.

Авыл җирлеген газлаштыру узган җыеннарда проблемалы мәсьәләләрнең берсе булган. Ниһаять, торак пунктлар 2024 елга кадәрге газлаштыру программасына кертелгән.

2019 елда Сөләйман авылы халкы спорт мәйданчыгын төзекләндерү буенча конкурста катнаша. Призлы урын алып, проектны тормышка ашыруга 213750 сум бүлеп бирелә. Откан акчага кирәкле җиһазлар һәм төзелеш материаллары сатып алына. 2020 елда казанлылар  авыл җирлекләрен төзекләндерү буенча агропромышленность комплексы департаменты тарафыннан игълан ителгән конкурсның җиңүчеләре булалар - ял итү һәм күңел ачу паркын төзекләндерүгә 1 400 000 сум акча оталар.

Казанлы авылында муниципаль янгын сүндерү посты булдырыла. Пост төзелешенә өлкә бюджетыннан акча бүлеп бирелгән, җирле эшмәкәрләр ярдәм иткән.

2019 елда Сөләйман авылында 34 йорт су белән тәэмин итү системасына тоташтырылган, халыкны чиста, сыйфатлы су белән тәэмин итү өчен колонка һәм чистарту павильоны урнаштырылган. Киләсе елда Меткә авылына су кертү планлаштырыла. Казанлы авылында су чистарту җайланмасы куелачак.

Өмәләр һәм төрле акцияләр авылларның тышкы кыяфәтен яхшырта. Җирлектә даими рәвештә авылларны, зиратларны чистарту өмәләре үткәрелә, агачлар утыртыла. “Чиста яр буе” акциясе Казанлы һәм Сөләйман авылларында Агитка ярларын чистартырга мөмкинлек бирә. Коммуналь калдыклар белән эш итү программасы кысаларында быел Меткә авылында санкцияләнмәгән чүплекне бетерү, контейнер мәйданчыкларын урнаштыру планлаштырыла.

Фатыйма ВАБИЕВА.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836