Материалы

Хезмәт - һәрнәрсәгә баш

последние и лучшие новости искусства в мире

Һәр кеше җылылык, чисталык һәм тәртип ярата. Боларны ялсыз, аз хезмәт хакына эшләп техник хезмәтчәннәр булдыра. Аларга мәктәп җыештыручылары да керә. Мәктәп җыештыручылары гади хезмәтчәннәр генә булмаганнар, тәрбияче, халык мәгарифен таратучы вазифаларын да үтәгәннәр. Кайчак балалар проблемаларын укытучылардан да яхшырак белгәннәр. Алар төнге сәгать 2-3ләрдә мич якканнар, классларга җылылык керткәннәр, график буенча дежурда торганнар. Узган гасырның 60нчы елларында барлык мәктәпләрдә дә мич булган. Мәсәлән, Яркәү районы, Бурбар авылында мичләрне “срезка” белән җылытканнар. Ул бик мәшәкатьле эш. Алдан вак итеп турыйсың, аннары күп итеп мәктәпкә ташыйсың. Ана кешегә барлык балалары булышканнар, утын, су ташыганнар.

Бурбар мәктәбендә җыештыручы булып Х.Нигманова, С.Мөхәммәдова, аның кызы Абибә, Г.Машәрипова, М.Мөсәлимова, Е.Хафизова, С.Шәяхмәтова, М.Әминова, А.Свистунова озак еллар эшләгәннәр. Алар белән хуҗалык мөдире Г.Вахитова җитәкчелек иткән. Җыештыручыларга берни аңлатып торырга кирәкмәгән, барысы да күп балалы гаиләләрдә әни булганнар. Дежур торганда балаларны юатканнар, ярдәм иткәннәр. “Сабыйлар ул төрле була”, - дип әйтә торган иде Хәйрикамал апа Нигманова. Таләпчән итеп: “Дошман, ник алай эшләгән?” – дия иде. Купкан штукатурны шундук сылап куя иде. Иске салкын стеналарны җылыткыч материал белән җылыта иде, кышын тәрәзәләрне, ишекләрне карады. Ул заманнарда ярлылык һәр җирдә күренгән. Җәен Галия апа Машәрипова, үрдәк үзенең бәбкәләрен иярткән шикелле, 6 баласын печән чабарга йөртә иде. Малайларның җилкәләрендә азык-төлек белән рюкзак, чалгылар, тырмалар һәм башкасы. Кызлар чәйнекләрдә, бидоннарда су алып бардылар. Көзен Машәриповларның бакчасында ирләр кызыгырлык кибәннәр утырды. Хезмәт белән үскән шушы балалар киләчәктә яхшы кешеләр булдылар.

Хәйрикамал апа белән Зарифулла абый Нигмановлар тырыш, акыллы 11 бала тәрбиялиләр. Мәктәпнең горурлыгы - Шамил хәрби заводта эшли, Наил тарихчы була. Бер кызлары Бурбар мәктәбе директоры вазифасын үти, ике уллары Россия офицеры була.

Авыл халкы Мөсәлимовларны да еш искә ала, гомерләре кыска булды, язмыш. Бала-оныклары яхшы кешеләр. Свистуновлар гаиләсен дә кызганам, алар кешеләр өчен яшәделәр. Бик иртә вафат булдылар.

Укытучы Мәгъдәния Галәм кызының тормыш иптәше Идрис Шәмитовны ничек искә алмаска? Машинасына күп йөк төялсә дә, һичкайчан юлчыны юлда калдырмаган. Нык ышанычлы кеше иде. Бурбарда эш яратучы балта осталары, урман кисүчеләр, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре яшәделәр. Намуслы хезмәт белән район, өлкә күләмендә дан казандылар.

Роза ХӘКИМОВА, Төмән шәһәре.
(Диләфрүз Ф
ӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума