#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Хезмәткә һәм оборонага әзер бул – бер ил, бер команда!“

последние и лучшие новости искусства в мире

45-10Күптән түгел Түбән Тәүдедә район күләмендә зурлар арасында “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул – бер ил, бер команда!“ исемле фестиваль уздырылды. “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!” (ГТО) комплексы сынауларының мәҗбүри һәм өстәмә төрләрен үтәүдә җиңүчеләр очко суммасы буенча билгеләнде.

Без үз яшь төркемендә алтын медальгә лаек булган милләттәшебез – дүрт бала анасы Киндерле кызы Диана Әсәдуллинадан бәйге турында сорадык.

- Фестиваль Түбән Тәүде спорт комплексында “Спорт һәм яшьләр” автоном учреждениесе тарафыннан оештырылды. Монда йөздән артык кеше катнашты. Халыкны бәйрәм белән Түбән Тәүде районы хакимият башлыгы урынбасары Виктор Мышкин, автоном учреждение директоры Федор Ярков кайнар котладылар, уңышлар теләделәр. Һәр катнашучыны баскыч буенча билгеләделәр. Киндерлеләрне физкультура укытучысы Эмиль Зәйнетдинов алып килде. Айгөл Абдуллина 6нчы, мин һәм Эмиль Зәйнетдинов 7нче, Фәрхәт Фәхретдинов, Света Бородкина 8нче, Рәсимә апа Хәбибуллина 9нчы баскычта булдык. Атыш буенча барлык мишеньга тидердем, иң зур очко җыйдым. Башка күнегүләрне дә төгәл үтәдем. Эмиль Ришат улы да алтын медаль яулады, калган якташлар көмеш медальләр, дипломнар белән бүләкләнделәр. Йөздән артык кеше арасында мондый уңышларга ирешүебез, сынатмавыбыз өчен шатландык. Без районда узган һәр ярышта катнашырга омтылабыз, сәламәт тормыш белән яшибез, балаларыбызны да шушындый рухта тәрбияләргә тырышабыз, - дип сөйләде Диана Әмир кызы.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836