#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Киләчәккә планнары күп иде...

последние и лучшие новости искусства в мире

27-10Яркәү районы, Тәүде (Сакандыкова) авылында туып-үскән, озак еллар "Тараканово" авыл хужалыгы кооперативын җитәкләгән, ару-талуны белми, үзен жәлләми, якты киләчәккә матур планнар корып яшәгән якын туганыбыз Рафик Харис улы Мөхәммәтҗанов көтмәгәндә, безне олы кайгыга салып, 6нчы июньдә 65 яшен дә тутырмыйча мәңгегә күзләрен йомды.

17 яшеннән аның тормышы авыл хуҗалыгы белән бәйле булды. Плеханово урта мәктәбен уңышлы тәмамлаганнан соң, шофёр һөнәрен алып, 1970нче елны эшли башлый. Армия хезмәтеннән соң да авылына кайтып эшен дәвам итә.

Әтисе Харис вакытсыз дөньядан китү сәбәпле, тормышны алып бару авырлыгы аның җилкәсенә төшә. Олы яшьтәге әнисе соңгы көннәренә хәтле аның тәрбиясендә була. Аның ярдәме белән ике сеңлесе мәктәпне тәмамлап, югары белем алып, тормыш юлына чыктылар. Соңгы көненә хәтле барлык туганнарын да үз ярдәменнән ташламады. Барлык эшләгән стажы 47 елдан артык. Житәкчеләр яшь белгечнең сәләтен hәм хезмәтен югары бәялиләр, Рафик Харис улы хуҗалыкта механик, инженер, баш инженер вазифасын да үти. «Рассвет» совхозы таркалгач, 2005нче елны «Тараканово» авыл хуҗалыгы кооперативын оештыручылар арасында беренче булып абыйлы-энеле Фәрит hәм Рафик Харис уллары булдылар. Ә озак вакыт үтми, Рафик Харис улы кооператив рәисе итеп сайлана. 6-7 кешелек оешма иген үстерде, печән әзерләде, кышын агач эше белән шөгыльләнде. Ничә еллар буе бу кооператив районда гына түгел, өлкәдә дә урып-җыю буенча беренчелекне алып барды. РФнең авыл хужалыгы министрлыгы, өлкә АПК департаментының Мактау кәгазьләре, “Өлкәнең хөрмәтле аграрчысы» дигән билге белән бүләкләнә.

Хәләл җефете Гүзәл белән 42 елдан артык бергә тату гомер иттеләр, ике яхшы егет үстерделәр. Уллары үз тормышлары белән яшиләр, икесе дә Төмән авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, югары белем алдылар. Ринат гаиләсе белән Ямбай авылында яши. Тормыш иптәше Гүзәл Төмән шәhәренең тикшерү комитетында юстиция капитаны вазифасын башкара. Гаиләдә 6 яшьлек Роберт уллары үсеп килә. Төп тормышы Ямбайда булуга карамастан, Ринат «Тараканово» оешмасы җитәкчесенең урынбасары вазифасын үтәде. Бүгенге көндә әтисенең эшен дәвам итәр өчен кооператив җыелышында эшчеләр Ринат Рафик улын оешма рәисе итеп сайладылар. Икенче уллары Ленар гаиләсе белән Кырынкүл авылында яши. Төмәндә 7нче юллар төзү һәм ремонтлау идарәсендә баш механик булып эшли. Әтисе белән абыйсы эшли торган оешмага hәрвакыт булышлык күрсәтеп тора. Тормыш иптәше Диләрә Төмән дәүләт медицина университетын, соңыннан ординатура hәм интернатураны уңышлы тәмамлап, терапевт булып эшли. Бүгенге көндә 3нче шәhәр поликлиникасында медик-социаль ярдәм бүлеге мөдире вазифасын үти. Гаиләдә 15 яшьлек Вилдан 9 яшьлек Данис энесен тәрбияләргә булыша.

Хәдичә БОРОВИКОВА, Яркәү районы, Тәүде авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836