#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Кызыл балан

последние и лучшие новости искусства в мире

(калина красная)

Элек-электән балан хуҗабикәләре шифалы кирәк-яраклар, тәмле кайнатмалар, файдалы соклар, компотлар әзерләгәннәр. Дәвалау максаты белән балан җиләкләре генә түгел, ә бу үсемлекнең тамырлары, чәчәкләре дә кулланыла. Файдалы үзлекләрне (свойства) мөмкин кадәр күбрәк саклап калу өчен җиләк әзерләүне, һава торышына карап, октябрь урталарында җыялар. Бу вакытта балан җиләге инде үз әчесен югалта.

Балан каерысы – дәвалау практикасында кан туктатучы, авыртуны баса торган, шулай ук антисептик, тынычландыра торган чаралар сыйфатында кулланыла.

Балан чәчәкләре – май, июнь айларында җыелган балан чәчәкләреннән ясалган төнәтмәләр салкын тию, плеврит һәм туберкулез (кискен яки хроник) вакытында тын кысылганда кулланыла.

Балан җиләкләре – бу җимешләрдә күп дәвалау элементлары, органик витаминнар һәм аминокислоталар бар. Алар шулай ук төрле эфир майларына бай. Балан җиләкләрен еш халык медицинасында кулланалар. Мәсәлән, сару кайнаганда, гастрит, кан басымы күтәрелгәндә ашыйлар. Ул иммунитетны арттыра, салкын тиюдән арындыра. Бронхит вакытында балан белән чәй эчәләр. ОРЗ, ОРВИ булганда температура күтәрелгәндә булыша һәм башка авырулардан дәвалый.

Интернеттан.

“Бакчабызда балан үсә, матурлык өчен утырткан. Аны нишләтергә?” - дигән кайбер якташларыбызның сорауларына таң калабыз. Балан куагы Киндерле авылындагы нигез йортыбызның бакчасында озак еллардан бирле үсә. Балачакта тәлгәшләрне кайчы белән кисеп, аннары аларны җирдән чиләккә тутыра идем. Җиләгеннән әни тәмле итеп бәлешләр, шәңгәләр пешерә иде. Кышның уртасында тыштан каткан баланны кертеп, чистартып, юып кайнатма ясый идем. Кәстрүлгә төшләре белән бергә баланны салам, өстенә шикәр комы өстим, шулай бутап кайнатам. Хәзерге көндә кан басымым күтәрелгәндә җиләкләрен кулланам. Аларны бал белән бутыйм да, суыткычка куям. Көн саен аш кашыгы белән бер-ике тапкыр алып ашыйм. Баланны төрлечә кулланырга була, аны көзен җыймыйча сарыф итәргә кирәкмидер, ул бит шифалы Аллаһы Тәгалә биргән ризык, дару. Урманныкы тагын да тәмлерәк, булсын гына.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836