Материалы

“Комсомол – минем язмышым”

последние и лучшие новости искусства в мире

39-1010 сентябрьдә Тубыл шәһәренең себер–татар мәдәният үзәгендә комсомолның 100 еллыгы уңаеннан ”Комсомол – минем язмышым” дип аталган ретро–кичә узды. Без аның турында оештыручысы, алып баручысы себер татар мәдәният үзәге хезмәткәре Рузалия Корманалиевадан сорадык.

- Бирегә Тубыл дәүләт педагогия институты һәм медицина колледжы студентлары чакырылган иде. Чара төзү отрядларының чирәм җирләрне үзләштерүләре, зур төзелешләрдә катнашулары турында сәхнәләштерелгән күренеш белән башланды.

Аннары ветеран комсомоллар чыгыш ясадылар. Алар яшьләребезне гөрләп торган яшьлек чорларына алып кайттылар. Раиса Туева Олег Кошевой исемендәге Башкортостан отряды белән Тубыл шәһәренә ТЭЦ һәм 4-10 микрорайоннарны төзергә килә. Шулай ук Павел Корчагин исемендәге азәрбайҗан отрядында булган егетләр үзләренең кызыклы яшьлек еллары турында сөйләделәр. Александр Буцык “ГОРЕМ-38” отрядында тимер юл салганнарын, Тубылга житкәч елга портын, хастаханәләр, мәктәпләр төзегән вакытларын искә алып үтте. “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле житәкчесе Роза Яхина да яшь чагын искә алып, чыгыш ясады һәм яраткан комсомол турындагы җырын башкарды. Кунаклар тамашачылар белән бергә рәхәтләнеп комсомол җырларын җырладылар, фоторәсемгә төшеп, күңелләнеп, горурланып, күтәренке кәеф, рухи байлык алдылар, оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр, - дип сөйләде ул.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума