#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Корбан бәйрәмен зурлап

последние и лучшие новости искусства в мире

Соңгы еллар үзебезнең Себердә корбан чалу йолалары зур күләмдә, бик актив рәвештә үткәрелә башлады. Хәтта, ошбу чарага багышлап, башка өлкәләрдән, шәһәрләрдән, Төмән мәчетләре янына машиналар белән сарыклар да китереп сатулар, бик жайлы һәм уңайлы гадәткә әверелеп китте.

Корбан чалу гыйбадәте Аллаһка якын булу һәм Аның нигъмәтләренә шөкер итү өчен башкарыла. Корбан чалу- ул Раббыбызның бер әмере. "Кәүсәр" сүрәсендә Аллаһы Тәгалә: "Раббың ризалыгына намаз укы, Корбан чал" (Кәүсәр) сүрәсе, 2 нче аять), - дип боера. "Хаж" сүрәсендә әйтә: «Без һәр өммәткә корбан чалуны тәртип иттек. Үзләренә ризык булырга тиешле дүрт аяклы малларны корбан итеп чалганда, Аллаһ исемен телгә алсыннар, дип. Сезнең Раббыгыз - Ул бердәнбер Аллаһ. Шулай булгач, Аңа тәслим итегез» ("Хаж") сүрәсе, 34 нче аять), - ди.

Корбан бәйрәме изге сәфәр - хаж кылу тәмамланган көн дә. Якташларыбыз - Төмән өлкәсеннән дә, миллионлаган мөселманнар белән бергә Кәгъбәдә очраша. Аллаһы Тәгалә аларның хаҗларын кабуллардан кылсын һәм туган якларыбызга исән-сау әйләнеп кайтырга язсын.

Корбан чалу - Аллаһы Тәгаләгә якынаю дигәнне аңлата. Инша Аллаһ, изге йолаларыбызны тулысынча үтәп, корбан чалып, мескен- ятимнәрне, мохтаҗларны куандырып, Раббыбызның ризалыгын алып, сау-саләмәт булып, киләсе елларга да ошбу Бөек бәйрәмнәрне күрергә насыйп булсын.

22 августта 11.00 сәгатьтә Төмән районы, Олы Акъяр авылында (Совхозная урамы, 24нче йорт, Акъяр урта мәктәбендә) зур күләмдә район Корбан бәйрәме,

23 августта Тубыл шәһәренең Прииртышский поселогында (Зверосовхоз) мәчет ачылу тантанасы,

24 августта Тубыл районы, Олы Юршак авылында (Юрты Иртышатские) яңа мәчет ачылу тантанасы,

26 августта Төмән районы, Кыштунлы авылында (Кыштырла) корбан ашы уздырылачак.

Сөекле якташларыбызны, хөрмәтле милләттәшләребезне, ошбу бәйрәмнәрдә катнашырга чакырабыз.

Фатыйх хәзрәт ГАРИФУЛЛИН, дини эшләр ветераны. Төмән.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836