Материалы

Корбан бәйрәме уңаеннан

последние и лучшие новости искусства в мире

31-11Безнең Ишмәт авылыбыз сазлыклар арасында утыру сәбәпле, кыш айларында гына юл була. Шуңа бала-чагалы гаиләләр мәктәп, хастаханәсе булган авылларга, шәһәргә күчеп киттеләр. Күпләре якындагы Булашово авылында төпләнделәр. Бу авылда энебез Фәрид белән киленебез Хәсәнә, энебез Мөнип белән киленебез Тимербикә мул тормыш корып, балалар үстерделәр. Корбан бәйрәме уңаеннан, авылда хәтем ашы уздырдылар.

Энебез Равил Галия киленебез белән Яңа Кәешкүл авылыннан килеп, Сорокино авылына барып Шамил мулла белән Сатинә мулинәне алып килгәннәр. Төмәннән энебез Нәҗип тә барып җиткән. Шулай Аллаһы Тәгаләгә тапшырып, зур эш башкарган туганнарыбызга ата-бабаларыбызны, гореф-гадәтләребезне онытмый, исәннәребезгә саулык-сәламәтлек, иминлекләр сорап хәтем ашы уздырганнары өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез. Үзләренә Ходай бәхетле, бәрәкәтле, сәламәт тормыш, озын гомерләр бирсен, бала-оныкларының рәхәтен күреп яшәсеннәр.

Нәҗип АБАЙДУЛИН, Нәҗибә СОЛТАНОВА, Төмән шәһәре

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума