#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Кошлар да кешеләр кебек

последние и лучшие новости искусства в мире

Кошларның да оя корып, балаларын үстереп, олы юлга озатулары нәкъ адәм балалары төсле икәнен барыбыз да беләбез. Быел алар белән тагын да кызыклы хәл булды. Инде озак еллардан бирле ишек алдындагы түбә астындагы 7-8 оя карлыгачларга ияләшеп беттек. Язын каршы алып, көзен озатып калабыз. Ә менә безнең “КамАЗ” машинасының двигателе янындагы тартма кебек, нәкъ оя шикелле урнашырлык урында оя корды, аннары соры төстә йомыркалар пәйда булды. Ә бит машина көн саен рейска йөреп тора. Күрәсең, кошларның монда оя ясаулары быелгы һава торышына бәйле. Май, июнь айлары салкын булды, ә двигатель янында җылы, салкын җилләрдән саклый.

Йорт тирәләрендә күргән кош түгел, елга буйларында күбрәк йөгереп йөргәне хәтердә калган. Үзе таныш кош шикелле. Чыпчык-тургай нәселеннән, әмма алар кебек йомры түгел. Баксаң, чәперчек (трясогузка) икән. Интернет ярдәме белән ачыкланды. Чәперчек - Латвиянең милли символы булып санала. Чыннан да елга, яр буйларында оя кора. Су янындагы бөҗәкләрне аулап, кошчыкларына ашата, күбрәк җирдән йөгерә. Әгәр дә йорт тирәсендә пәйда булып, оя корсалар, шул йортка уңыш килә дип язалар.

Көннәр җылытып, кошчыклар чыккач, мәшәкать башланды. Машинага эшләргә кирәк, ерак юлда кошчыкларның пешеп үлүләре ихтимал. Ә аларның бертуктаусыз авызлары ачык, әниләре бөҗәкләрне ташып өлгерә алмый. Оя эче коры, чиста, тизәкләрен әниләре алып ташлый икән.

Моңа кадәр оя эчендә машинада бергә йөрделәр микән? Анысы билгесез. Алар үзләренчә, без үзебезчә фикер йөртеп, беркөнне ояны машинадан алып, куак төбенә куйдык. Әлбәттә, кошларның үзләренә күрсәтеп, әмма, машина китүгә авызларына бөҗәк кабып килеп төштеләр дә, очып түгел, җирдән йөгереп ояны эзлиләр. Алар таба алмагач, оя куелган тартманы алып алар юлына куйдым. Балаларын ашатып, ояны чистартып, тагын очтылар.

Чәперчек дигән кошлар балаларын башкалар кебек суалчаннар белән түгел, ә су буеннан чебен-черки, бөҗәкләр белән туендырулары билгеле булды.

Ә урамда кояшлы булса да, җиле салкын, оя эчендә җил тәгәрәтеп йөртә үзләрен. Алар әле ялангач, җилкәләренә бөртек-бөртек йон яңа чыга башлаган. Шул куйган урында, әниләрен көтеп торганда, кошчыкларга үлем яный. Кичкә кадәр әниләре кайтса, кошчыкларны чыгарып бирәм, алар киткәч, ышыкка - җил тимәслек урынга яшереп торам. Шулай алар артыннан йөреп көн үтте. (Уңыш китерә торган кошлар икәнлеген белгән булсам, тынымны өреп, җылытып торган булыр идем). Кичен машина кайтты, ояны урынына күчердек. Кошлар да машина янына шатланышып йөгерәләр.

Иртәгесен оя буш, әниләре аларны каядыр күчереп киткән, әллә песиләр аулаганмы дисәң, шунда ничек керерләр икән? Алай да кошларның дөньясын без аңлап бетерә алмыйбыз. Аларга ярдәм итәм дип, зыян китерүең дә ихтимал.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836