#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Күңелем тулып китте”

последние и лучшие новости искусства в мире

Исәнмесез, “Яңарыш” кызлары! Мин газетаны 20 елдан артык яздырып киләм, яратып укыйм. 2021 елның 3 нче санында бастырылган Диләфрүз Фәхретдинованың “Бер фоторәсем тарихы” дигән мәкаләсен укыдым. Киндерле мәктәбендә укыткан абый-апаларны күреп күңелем тулып китте. Бухариннан Киндерлегә язын-көзен йөреп, кышын интернатта торып укыдык. Закирә апа ашарга пешереп куя иде.

Рәсемдә сулдан уңга: Хәрирә апа, Хәмит абый, Нурания апа, Гыймран абый, аның янында Нәгыймә апа түгел – Зәйтүнә апа Балтасова, аннан соң Шакирә апа. Зәйтүнә апаның әнисе белән минем әниемнең әниләре бертуганнар. Шакирә апа минем әтием белән бертуган. Шәрәфулла абый миңа җизни иде. Тормыш иптәше Фәүзия апа безгә “дәү апа” иде. Әнием белән апасы ятим булганнар, Себергә Татарстаннан килгәннәр. Әнигә - 8, апасына 10 яшь булган, Фәүзия апалар гаиләсендә үскәннәр.

Икенче рәттә уртада Гайнуллиннар – Тайбә апа немец теленнән укытты. Без, Бухарин, Киндерле, Кыткүл кызлары, 1953 елны 7 сыйныфны тәмамлап, Ямбайга укырга киттек. Монда мәктәп директоры булып Хәмит абый эшли иде. Турайда интернатта яшәдек, биредә 10 сыйныфны тәмамладык. Классташлар белән 55 еллык очрашу кичәсен үткәрдек, күрештек.

“Яңарыш” хезмәткәрләре, сезгә исәнлек-саулык телим. Газетаны алып баруыгыз, яшәтүегез өчен рәхмәтемне белдерәм.

Фәрвәз УРАЗМӘТОВА (МӨХӘММӘТОВА), Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836