Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Күңелле бәйрәм

последние и лучшие новости искусства в мире

«Нур» татар мәдәният төбәк фонды күптән түгел Яңа ел бәйрәмен уздырды. Ул бик кызыклы һәм күңелле үтте, биш сәгать вакытның ничек үткәнен сизми дә калдык, ял итүчеләр тагын бер сәгатькә калып, баянда уйнадылар, биеделәр...

Үзәктә җылы атмосфера, бирегә килүчеләр үзләрен бик уңайлы хис иттеләр. Бәйрәмне фонд президенты Фәридә Бабина алып барды. Төрле кызыклы конкурсларда, шулай иң яхшы теләкләр әйтүчеләр Кыш Бабайдан призлар алдылар.

Татар, гавай, төрек һәм, әлбәттә, барыбызның да яраткан көнчыгыш биюләре башкарылды - баштагы шәмнәр белән көнчыгыш биюләре укытучылары Ольга Комарова, Наталья Крутько һәм аларның шәкертләре чыгыш ясадылар. Фәридә Сәгатәтдин кызы көнчыгыш биюләренә өйрәнергә теләүчеләрне үзәккә чакырды. Рок-н-ролл биюче күңелле Кыш Бабай барыбызны да көлдерде, рәхәтләнеп биедек һәм аның белән фотога төштек. Төмән җырчысы Чулпан Акъяр татар һәм рус телләрендә җырлар башкарды, ә Яңа ел җырын фонд җырчысы Владимир Федотов белән дуэтта җырладылар.

Менә шундый күңелле Яңа ел бәйрәме узды. Ахырда кешеләр чыгып, бәйрәмне оештыручы Фәридә Сәгатәтдин кызына рәхмәтләрен белдерделәр, ул да, үз чиратында, барысына да бу Яңа елның иң бәхетле һәм уңышлы булуын, күп мәхәббәт һәм игелек, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, муллык теләде.

Барысы да киләчәк Хатын-кызлар бәйрәменә кабат килергә вәгъдә бирделәр. Өстәлләр белән очрашулар ешрак үткәрелсен иде дигән теләкләрен җиткерделәр.

Флорида МӨХӘМӘДЬЯРОВА, Төмән шәһәре.
(Нәсимә Т
АШБУЛАТОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836