#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Кышкы моңнар”

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл районының Ворогушино мәктәбендә балалар иҗаты бәйрәме үтте. “Кышкы моңнар” исеме астында үткәрелгән бу чараның максаты - яшь буында туган илгә, табигатенә, туган телгә мәхәббәт хисләре тәрбияләү, милли гореф-гадәтләрне, мәдәниятне үстерү һәм саклап калу өстендә даими эш алып бару. Бәйрәмчә бизәлгән зал районның 11 мәктәбеннән җыелган 80ләгән сәләтле балалар белән тулы иде. Монда Ворогушино, Абалак, Вәчир, Лаемтамак, Хуҗайлан, Полуян, Сетово, Хмелево, Түбән Әремзән, Күкрәнде һәм Санниково мәктәпләренең яшь талантлары 4 номинация - вокал, нәфис сүз остасы, инша язу һәм рәсем, сынлы сәнгать осталыгы буенча чыгыш ясадылар. Кышның сулышы, Яңа ел бәйрәме җитәчәге ишектән кергәч үк сизелә иде. Коридорның бер очыннан икенчесенә сузылган балаларның кул эшләреннән ясалган күргәзмә дә моны ачык күрсәтте.

Кыш бабай белән Кар кызы, әкият персонажлары һәм төрле кул эшләре, композицияләр – болар барысы да балаларның осталыклары, фантазияләре җимеше. Ә стенада эленгән рәсемнәр вернисажыннан балаларның табигатькә гашыйк булулары күренде. Бәйгедә катнашучыларны бәйрәм белән котлап Тубыл районы мәгариф бүлеге методисты Светлана Иутина, татар теле һәм әдәбияты укытучылар берләшмәсе җитәкчесе Гүзәл Колмәмәтова җылы сүзләрен җиткерделәр, уңышлы чыгышлар теләделәр. Бу бәйрәмгә ветеран укытучылар да чакырылган иде. Алар - Галия Абайдуллина, Рәшидә Бакиева, Нурҗиһан Назыйрова укучыларның чыгышларына бәя биреп бардылар. Призлы урыннарга лаек булган укучылар дипломнар һәм сувенирлар белән бүләкләнделәр, ә конкурста катнашкан барлык балалар татлы призлар белән сыйландылар. Бәйрәмне үткәрүдә матди ярдәм күрсәткән якташларыбыз - Рөстәм һәм Рушан Янабаевлар (Өстамак авылы), Фәрит Бакиев, Сәлиха Моратбакиева, Айсылу Дмитриева (Маслау авылы), Шамил Колмәмәтов, Рифхат Булатовка (Санникау авылы) чын күңелдән рәхмәт белдерәбез, аларга тирән сәламәтлек, яңадан-яңа уңышларга ирешүләрен телибез. Кунакларны якты йөз, җылы сүзләр белән каршы алган – Ворогушино мәктәбе коллективына, бу бәйгене оештыручыларга, балаларны әзерләгән укытучыларга саулык-сәламәтлек, сәләтле, тырыш укучылар телибез. Мондый бәйрәмнәр еш үткәрелеп торса, безнең татар телебез, мәдәниятебез, гореф-гадәтләребез сакланачак!

Нурҗиһан НАЗЫЙРОВА, Тубыл районы, Санникова авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836