Материалы

Кызылбайлылар цымга кайттылар

последние и лучшие новости искусства в мире

22-910 май көнне Тубыл районындагы Кызылбай авылына цым йолаларын үтәр өчен өлкәнең төрле ягыннан авылдашлары җыелышып кайттылар. “Цым – ул себер татарларының иң күркәм һәм көтеп алган йолаларының берсе. Ягъни карлар эреп, табигать уяна башлагач, гадәт буенча, ул 1-10 май көннәренә билгеләнә, авыл халкы зиратка барып каберлекләрне чистарталар, анда яткан мәрхүм-мәрхүмәләр рухына багышлап Коръән укыталар, дога кылалар. Кызылбай авылы беткән, биредә хәзер беркем яшәми, шулай булуга карамастан, авылдашлар әти-әниләре, туганнары күмелгән зиратка сукмакны онытмыйлар.

Ел саен җыештырырга, чардуганнарын буярга килеп торалар. 2015 елда авылдашлар тырышлыгы белән Кызылбай авылы урынына истәлекле билге – стелла куелды. Моның өчен һәркеменә кабат рәхмәт әйтәсе килә. Быел 1 май көннәрендә кар явып кую сәбәпле, цымны 10 майга күчердек, килүчеләр саны күп булды”, - дип сөйләде Санникова авылының милләт һәм туган җанлы җәмәгать эшлеклесе Шамил Колмәмәтов.  

Халыкның җыелу пункты Санниково авылында булды. Монда аларга җиңел машиналарыннан төшеп, трактор арбасына күчеп утырырга туры килде. Чөнки ул якка юллар советлар чорында да яхшыдан булмаган. Ике трактор арбасына төялеп алар беренче Кызылбай зиратына бардылар. Күмәк эшләп, әрвахларга догалар кылып, садакалар таратканнан соң, бергәләшеп авыл урынына куелган стелла янына юл алдылар. Биредә аларны Галия Хөҗҗәт кызы Алеева каршылады. Традициягә кергән гадәт буенча, үткән ел хәтем ашын өлкәнең төньяк шәһәрләрендә яшәүче Рафаэль Шәүкәт улы Алтыев үткәргән булса, быел Алеевлар ният иткәннәр. Алар гаиләләре белән һәйкәл тирәсен чистартып, өстәлләргә үзләре белән алып килгән милли ризыкларны тезеп куйганнар, сарык суеп, аш та пешереп өлгерткәннәр иде. Ашка Гали хәзрәт Колмәмәтьев Коръән укыды, илебезгә тынычлык, иминлек, һәркемгә сәламәтлек, озын гомерләр теләде. Киләсе елларда да бу изге гамәлне дәвам итеп, бала-оныкларга тапшырырга кирәклеген әйтте.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума