Материалы

Әле генә кергән идек шау чәчәкле язларга

последние и лучшие новости искусства в мире

Хәерниса Абукова – укучым, коллегам... Мин аларны 6 нчы класста рус теле һәм әдәбиятыннан укыттым. Бүгенгедәй хәтеремдә, бу класс үзенең тырыш укучылары белән башкалардан аерылып тора иде. Дөрес, егетләр арасында шуграклары да бар иде. Ә менә кызлары бер-берсе белән ярыша-ярыша укыдылар. Диктант яздырсаң, гел “4”, ”5”ле билгеләре генә кую нинди рәхәт иде. Хәерниса үзенең тыйнаклыгы, тырышлыгы белән хәтердә калган. Ак якалы күлмәк, ак фартук, икегә аерылып үрелгән озын кара чәчләр...

Хәерниса Хәбибулла кызы Тубыл педучилищесын тәмамлап, Карагай урта мәктәбендә укытты. Аннары ялгыз яшәүче әнисе янына авылга кайтты. Читтән торып математика факультетын тәмамлап югары белем алды. Инде күп еллар ул математика фәнен укыта. Иң авыр елларда мәктәп директоры вазифасын да үтәде. Чәчәкләргә күмелгән мәктәп коридорын, класс бүлмәләрен күреп семинарга килгән укытучылар сокланып кайтканнар иде. Бу вакытка кадәр август конференцияләрендә Усак мәктәбен бер дә мактамыйлар иде. Бу семинарда укытучыларның югары дәрәҗәдә дәрес бирүләре, мәктәп банасының бизәлеше район җитәкчеләренең дә мәктәпкә карашын бөтенләйгә үзгәртте. “Сельский труженик” газетасында чыккан Зәйтүнә апа Марганованың мәкаләсеннән өзек китерәсем килә. “...Пишу, а перед глазами стоит образ директора этой школы Хаернисы Хабибулловны, её прекрасное, как на старинных фотографиях лицо со строгой гладкой прической. И вся она такая нежная, хрупкая, что невольно приходит мысль, как же она справляется со своей нелегкой директорской ношей, со всеми хозяйственными проблемами. Но, видать, справляется и неплохо. Это видно по тому, как уютно выглядит школа и как чувствуют себя здесь учителя и ребята-учащиеся”.

6 нчы класста укыткан укучым 40 ел стажын тутырды быел. 21 сентябрьдә аның юбилейлы туган көне. Бер дә олыгайтасым килми укучыларымны. Алар минем күңелемдә әле дә яшь, әле дә матур, әле дә ак бантлы кызлар, тик тормас малайлар.

Хәерниса, олы юбилеең белән сине! Эшеңдә иҗади уңышлар, үзең шикелле акыллы укучылар, тормышыңда ак бәхетләр, тормыш иптәшең Шаһбан белән бергә улыгыз Данирны үстереп, оныкларыгызны да тәрбияләргә насыйп итсен.

Хөрмәт белән Галия апаң АБНАЗЫЙРОВА,
Вагай районы, Усак авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума