Материалы

Миләш файдасы

последние и лучшие новости искусства в мире

Миләштә аскорбин кислотасы күп. Шуңа ул температураны төшерергә булыша, салкын тигәндә файдасы зур. Томау, ютәлдән дә ярдәм итә. Миләштә бактерияләр, гөмбәчекләр үрчүгә киртә тудыручы җиләк-җимеш кислоталары күп.

Миләштә ашкайнату эшчәнлеген яхшыртучы пектиннар бар. Әмма ул эч катудан файдаланылмый. Аны чәйгә кушып эчәргә яки төнәтмәсен ясарга кирәк.

А витамины микъдары буенча миләш кишердән калышмый. Көн саен бер аш кашыгы миләшне (кайнатмасын да ярый) йогырт, катыкка кушып ашый аласыз. Чөнки бета-каротин сөт майлары белән яхшырак үзләштерелә. Күз күреме өчен аеруча яхшы.

Миләштә нерв системасын ныгытырга ярдәм итүче, стресслардан саклаучы, йокыны яхшыртучы В төркеме витаминнары бар. Миләш канның оючанлыгын яхшыртучы К витаминына бай. Тромбоз куркынычы булганда аны ашамагыз.

Әчелеге бетсен өчен, миләшне кыраудан соң җыялар. Мондый җимешне шундук эшкәртергә кирәк. Суык төшкәнче җыйган миләшне берничә тәүлек туңдыргычта тотып тәмләндерергә була.

«Хезмәт» газетасы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума