Материалы

“Мин - үз халкымның кызы!”

последние и лучшие новости искусства в мире

9-10Кышкы айларның берсендә безнең Ямбай китапханәсендә себер язучысы Клара апа Кучковская белән очрашу үтте. Монда шагыйрәнең иҗатын яратучы апалар һәм каләмдәше Сәгыйть абый Сагитов булдылар. Бу очрашу күңел ачып, үткән вакытларны искә төшереп һәм рухи сөйләшү кебек үтте.

Чара рубрикаларга бүленде һәм һәр өлештә язучы үзенең тормыш юлын, фикерен сөйләп китте. Иҗат юлының нигезен Клара апа тормыштагы истәлекләре белән бәйли. Китапханәгә килгән китап яратучы апалар укыган әсәрләре белән фикер бүлештеләр.

Себер телебездә язылган Клара Латыйп кызының шигырьләрен тыңладык. Аларда - безнең себер тормышыбызның мизгелләре, яме һәм матурлыгы. Монда инде авыр минутлары да очрый, шаян-көлке очраклары да бар. Шагыйрәнең «Пелекле килен», «Мин тә корткаяк пулсам» шигырьләре белән килгән кунаклар бик тә инде килештеләр. Клара апаның иҗат дусты - җирле язучыбыз Сәгыйть абый Сагитов үзенең шигырьләрен укыды һәм фикерләре белән бүлеште. Ике язучы, ике иҗат – бер халык, бер нигез, себер халкы иҗаты. Шулай итеп, бу чара китапханәгә килгән кунаклар күңелендә матур, җылы эз калдырды. Киләчәктә Клара Кучковская белән Сәгыйть Сагитовка исәнлек-саулык, озын гомер һәм иҗат юлларында зур уңышлар теләп, рәхмәтләребезне белдерәбез!

Гөлфара ГАРИПОВА, Төмән районы, Ямбай авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума