#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Монысы да узар...

последние и лучшие новости искусства в мире

Курантлар яңа 2020 елны сукканда, бер-беребезгә изге теләкләр тели-тели, киләчәккә зур өметләр баглап, башыбызга нинди афәт ишелеп төшәчәген күз алдыбызга китереп тә карамадык.

Дөньялар асты өскә килеп, тормыш икегә – моңача һәм аннан соңга бүленде дә куйды. Инде элеккечә яшәп булмаячагын аңлыйбыз. Нинди яхшы, күңелле тормышта яшәгәнбез икән дип хәзер инде узган заманны сагынып искә алырга гына кала. Ул элекке Яңа ел бәйрәмнәрен, 9 май – Җиңү парадларын, “Үлемсез полк” акциясен, Төмән, Тубыл шәһәрләренең туган көннәрен, Сабантуйларны, спорт ярышларын һәм башкасын зурдан кубып, гаять грандиоз үткәргәнбез икән дип хәйран каласың.

Яңа коронавирус – COVID-19 зәхмәте илебезгә 2020 елның январь аенда килеп керде, ә инде 30 марттан катгый рәвештә тоталь локдаун (гадәттән тыш хәлләр вакытында гражданнарның, учреждениеләрнең хәрәкәт итүен, эшләвен чикләү) һәм үзбикләнү башланды.

Ике елга якын вакыт эчендә Россия җәмгыяте яңа чынбарлыкка ияләшеп өлгерде инде. Башта кайберәүләр коронавирусның барлыгына ышанмыйчан битлек, перчаткалар киюдән, дистанцияне саклаудан, антисептик әйберләр кулланудан баш тарттылар. Инде хәзер вакцинация ясатуга карышалар. Мәсәлән, мин үзем коронавирус белән авырымасам да, “Спутник V” вакцинасын җәйге айларда куйдырдым. Шифаханәгә эләгеп кайчан үләрмен дип тилмереп ятудан курыктым.

Коронавирус буенча статистикага карап чәчләр үрә тора. Россиянең 85 субъектында көн саен 40 меңгә якын кеше авырый. Шифаханәләр авырулар белән тулган, койкалар җитешми. Россиядә көн саен 1 меңнән артык кеше үлә. 1979-1989 елларда Әфган сугышында 15 мең совет офицеры һәм солдаты һәлак булган, ә бүгенге вакытта 15 көн эчендә шуның кадәр кеше дөнья белән хушлаша. Мисал өчен Төмән өлкәсендә 14 ноябрь көнне COVID-19 дан 39 кеше үлде, 348 яңа авыручы теркәлде, ИВЛга 43 кеше тоташтырылды.

Вакцинация – бердәнбер инфекцияне идарә итүче һәм гади үз-үзеңне саклау ысулы.

Тарихка күз төшерик: төрле гасырда, елларда тиф, холера, чума һәм башка авырулардан эпидемияне вакцина гына җиңгән. Әгәр халыкның 80%ы вакцинацияне узса, Аллаһы Тәгалә боерса, бу пандемия дә үтәр. “Миңа бу зәхмәт кагылмый”, - дип тәкәбберләнеп таләпләрне үтәми табибларның хезмәтен катлауландырмыйк, алар болай да физик, психологик яктан арыганнар. Бөтен өметебез, гомеребез аларның кулында. Бөек Ватан сугышында табиблар 4 ел буена шартлап торган туп астында кырларда кешеләргә операцияләр ясаганнар, яудан сөйрәп яралыларны ташыганнар, госпитальләрдә кеше гомере өчен көрәшкәннәр. “Артыбызда Ватан, халкыбыз!” – дип утка кергәннәр, үлгәннәр. Хәзерге табибларга да ничек кенә авыр булмасын, түзәргә кирәк. Без аларны хөрмәт итәбез - иң ихтирам хезмәт ияләре.

Бик авыр заманада яшибез, аеруча яшьләргә кыен. Төшенкелеккә бирелмик, киләчәккә зур өметләр белән яшик. Үзебезнең сәламәтлегебезне кайгыртыйк, якыннарыбызны саклыйк.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836