#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Муса Җәлил истәлегенә багышлап

последние и лучшие новости искусства в мире

10-1119 февральдә Ямбай авыл китапханәсендә атаклы шагыйребез Муса Җәлилнең туган көненә багышланган әдәби кичә үтте.

Муса Мостафа улы Җәлилов - татар халкының бөек улы, герой-шагыйрь. Кичәдә олы яшьтәге апалар авторның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Шагыйрьнең лирик шигырьләре, җырлары, поэмалары сугышка кадәр татар совет поэзиясенең үзенчәлекле бер казанышы буларак тәкъдим ителде. «Моабит дәфтәрләре» - Җәлил поэзиясенең иң югары ноктасы. Аларда шагыйрьнең шәхси образы, кичерешләре, фәлсәфи уйланулары аша кеше рухының бөеклеге, куркусызлыгы, гуманистик табигате, гаделлек һәм хаклык тантанасына якты ышанычы, туган иленә, туган халкына чиксез мәхәббәте гаҗәеп зур эмоциональ көч һәм сәнгатьчә камиллек белән гәүдәләнә.

Муса Җәлилнең яттан сөйләнеп килә торган әсәрләре арасында көлкеле, шаян шигырьләре дә бар. Кичәдә аларга якыннан тукталып үттек. «Хәдичә», «Күршеләр», «Гашыйк һәм сыер» һәм тагы да бик күп кызыклы әсәрләре укылды. Җәлил тормыш авырлыгына бирешми, көчле рухлы булырга кирәк дигән фикер йөртә. Кунакка килгән китап укучы апалар М.Җәлил иҗатының тагын бер кызыклы ягын ачтылар.

Муса Җәлилнең әдәби мирасы күпмилләтле совет әдәбиятының кыйммәтле бер казанышы булып тора. Аның әсәрләре кешеләрдә матур, гуманистик тойгылар уята, аларны тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра.

Гөлфара ГАРИПОВА, Төмән районы, Ямбай авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836