Материалы

Әни

последние и лучшие новости искусства в мире

Көзнең пычрак, ямьсез көннәреннән берсе иде. Карт имәннәр, шәрәләнгән гәүдәләрен сык­ратып, авыр ыңгырашалар. Имәннәрнең күз яшедәй берән-сәрән сары яфраклары очкалый.

Без әни белән урманга корыган ботаклар җыярга килдек. Басу капкасыннан чыккач, кы­зыл яр кырыенда авыру кешедәй саламга төре­неп утырган иске өебезне җылыту өчен, без көн саен шулай җилкә белән утын ташыйбыз. Кышын да шулай, көзен дә. Әнинең кулында озын ыргак. Ул аны корыган ботакка эләктерә дә, без аңа икәүләп асылына­быз. Ботак шартлап сынгач, башка төшмәсен дип, читкә тайпылабыз.

Шулай маташа торгач, көн дә кичекте. Урман­га кичке караңгы сирпелә башлады. Ә безнең кайтасы җир ярыйсы ук ерак — урманнан авыл­ны ике чакрым дип йөриләр.

Мин үзем күтәрәсе бәйләмне киндерә белән бәйләдем дә әнигә булыштым. Ул үзенә иң авыр ботакларны җыйган. Шуның өстенә тагын миннән калган чыбык-чабыкны да үз бәйләменә сыйдырмакчы булып азаплана.

- Җитәр инде, әни, бик авыр була, — дигәч, күтәрелеп карады. Шул сүзне әйткәнгә күңеле булгандыр, күрәсең, елмаерга итте. Тик, әллә бервакытта да көлеп гадәтләнмәгәнгә, әллә елыйсы килгәнгә, аның чырае яктырмады, әллә ничек кызганыч булып җыерылды гына.

- Нишлим соң, улым! Инде бер килгәч, күбрәк кайтсын дим. Көннең-көн саен утын ташып син дә бик йөдәдең, әллә берәр көн килми калыр­бызмы диюем иде, — диде.

Аның бәйләменнән бер-ике ботакны үземә алырга сузылгач, ул аларны бирмәде. 

- Инде мин чирлисен чирләгән, улым, мине кайгыртма. Син дөнья көтәсе кеше, гарип булып калма... сеңелләрең дә синең өстә... — Әни сүзен әйтеп бетермәстән кинәт туктады, аркам­нан сыйпап: — Синең буыннарың ныгымаган әле, шуңар гына әйтәм, — дип төзәтеп куйды. 

Әни, гомеремдә үземә үлчәп теккән кием ки­гәнем булмады, дип сөйли торган иде. Ул алпа­выт хезмәтчелегендә йөргәндә үлеп киткән әтинең иске-москыларын киеп йөри. Менә хәзер дә аның өстендә ямаулы чикмән калдыгы, башын­да чүбекләре чыккан ертык бүрек... Мин, ун яшемә җитеп, әни өстендә шуннан да юньлерәк кием күрмәдем. 

Әни бәйләмнең ике төшеннән ныгытты да, чикмән чабуын билендәге бауга кыстырып, утын­ны иң өстенә алмакчы булды. Ул арада ютәле кузгалды да тыела алмыйча йөткерергә тотын­ды. Аның тезләре, күшеккән куллары дерелдиләр иде. Бер-ике ботакны ташлап калдырырга туры килде. Икәүләшеп азаплана торгач, бәйләмне иңбашына алып, кайтыр уңайга киттек.

Әллә ничек бик тиз караңгыланды. Урман эче бөтенләй тынып калды. Аяк астында чыбык-ча­быклар чартлый, юеш яфраклар кыштырдый иде. Беразга гына тукталып торган вак яңгыр яңадан сибәли башлады, аның тамчылары муеннан ар­кага йөгереп тәнне бөрештерде, биткә, күзгә сыланды. 

Ботаклар бәйләме иңбашын чытырдатып баса, якам артка тартылып сулышымны кыса иде.

Ә кайтасы җир шактый ук ерак әле... Шулай да мин, кайтып җиткәч болар барысы да оныты­лыр дип, күңелемне юатам. Иске чүпрәкләргә төренеп мич башында утырган ике сеңлем күз алдына килә. Безнең өйгә әллә нәрсәсенә җылы төтми. Суыкка түзмичә, җәй көне мыжгып тор­ган тараканнар да качып бетте инде. Тәрәзәләрдән салкын җил өрә. Җил көчәйгән саен, нидер нечкә тавыш белән әрнеп-әрнеп елаган шикелле ишетелә. Өйдә караңгы. Ашар­га да бетте. Ипинең тәмле исе өйгә кермәгәнгә әллә кайчан инде. Сеңелләрем безне көтә-көтә зарыгып та, ачыгып та беткәннәрдер инде. Җил-капка шыгырдап киткән саен, куанып китәләр булыр... 

Мин өйгә кайтып мичкә ягып җибәргәч, күңел­ле дә, рәхәт тә буласын уйлыйм. Дөрләп янган мич яктысы өй эченә төшкәч, нинди якты була­сын, сеңелләремнең мич каршында нәни кулла­рын уа-уа җылынасыларын күз алдына китерәм, миңа, үзем җылынган шикелле, бик рәхәт булып китә. Менә әни бик тәмле иттереп умач пеше­реп җибәрер. Зур агач табак өстеннән күтәрелгән тәмле аш буы борынны кытыклаган шикелле; ашыйсы да бик килә...

Менә урман кырыена да килеп җиттек. Агач­лар арасыннан соры томан булып кыр өсте күренә. Анда инде, урман буендагы чокырны чыккач, кайтырга җиңелрәк булыр шикелле. Анда юл да бераз җилләгән булыр. 

Минем артта әнинең авыр сулавы, аягының чапылдавы ишетелә. Ара-тирә ул буылып-буылып ютәлләргә тотына, аннары агачка сөялеп хәл җыя да, тагын кузгалып китә. Әнине күрмәсәм дә, җыерчыклы йөзе һич күз алдыннан китми. Ул бик арыгандыр инде, мескен, тезләре калты­рыйдыр. Мин аның күңелен күтәрерлек ягымлы сүзләр әйтмәкче булам. Минем аңа: “Аз гына түз инде, әни җаным, дәүрәк үскәч, мин сине бер дә болай тилмертмәм”, — дип әйтәсем килә.

Тик аңа таба борылсаң, туктыйсы була, тукта­саң, тезләр калтыраганны тоясың, чабатага тул­ган пычракның суыгы, балтырларга менеп, ныграк сызлата башлый. Шуларны сизмәс өчен бөтен көчемә йөгерәм генә!

Менә чокырга да килеп җиттек. Аяк асты бик тайгак. Кая басканымны белмичә, төрле якка айкалып, аска, чокырның төбенә атылдым. Бәйләмем белән янәшә тәгәри торгач, кайдадыр туктадым. Битем, кулларым гел генә пычрак. 

Әнинең аяк тавышын тыңлап карыйм. Берни дә ишетелми, үзе дә күренми. Ни булды икән? Нигә аяк тавышы юк? Кинәт бик тын булып кал­ды. Акрын гына кирегә таба борылдым. Бары берничә генә адым атладым: юл пычрагында бер кара өем сузылып ята, аннан түбәнрәк — утын бәйләме. Тыным буылып янына тезләндем. Әни­нең куллары юл пычрагын капшыйлар, үзе ыңгы­раша. Якын ук килеп башына кулымны куйдым. Үз тавышымнан үзем куркып:

- Әни, тор, әни! — дидем. 

Күтәрмәкче булып карасам да, ул тора алма­ды, аның бөтен гәүдәсе әллә ничек изелеп төшкән иде. 

- Әни! Әни дим! Бер генә дәш инде, әни!.. — Аның пышылдап кына булса да бер генә сүз әйтүен көттем. 

Тик ул дәшә алмады, салкын тиргә төшерер­лек аяныч тавыш белән бик авыр бер ыңгыраш­ты гына... 

Нишлим? Кая барыйм? Чокырның әле бер ягы­на, әле икенче ягына ташландым. Бер якта — кара урман, икенче якта — томанлы кыр, чокыр эчендә — үлеп ята торган анам.

Аннары башыма бер уй килде. Бәлки, кем дә булса тавышымны ишетер? Бәлки, берәр узгын­чы килер? Бөтен көчемне җыеп кычкырырга то­тындым. Урман ягына йөгереп менеп, анда кыч­кырдым; кыр ягына күтәрелеп, анда да аваз са­лып карадым. 

Тамагым карлыкты, хәлем бетте, тик никадәр генә көтсәм дә, җавап бирүче булмады. 

Яңадан анам янына төшеп, аның баш очына тезләндем. Аның иреннәре нәрсәдер пышылда­дылар. Ул, минемчә, ятим калган сеңелләрем турында берәр сүз әйткәндер, үзен басып үтергән шушы караңгы дөньяга нәләт укыгандыр. Мин аның соңгы теләген, иң соңгы сүзләрен шулай аңладым, мин аларны күңелем белән сиз­дем. 

Йөрәк ярасыннан сыгылып чыккан кайнар күз яшенә кушылып, битемнән салкын яңгыр суы акты. Тирә-ягым һаман да караңгы, таң сызы­лырга бик ерак иде әле. 

Гомәр БӘШИРОВ.
1933 ел.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума