#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Җәннәт - әниләрнең аяк астында

последние и лучшие новости искусства в мире

22-10Әниебез Нурия Фәхретдин кызы Абдуллина 1951 елда Вагай районының Икенче Вагай авылында күп балалы, тату, укымышлы гаиләдә дөньяга килә. Ул кечкенәдән бик зирәк, белемгә омтылышлы, тырыш кыз була. Тыйнаклыгы, сабырлыгы белән башкалардан аерылып тора. 1958 нче елда 1 нче сыйныфка укырга керә. Мәктәпне гел “5” ле билгеләренә тәмамлый. Бала чактан укытучы булырга хыялланган кыз Тубыл дәүләт педагогия институтының математика бүлеген сайлый һәм шунда укырга керә. Институтны уңышлы тәмамлап, 1972 нче елны туган авылы мәктәбенә кайта.

Шушы авылда күрше егете - әтине яр итә, гаилә коралар. Без гаиләдә биш бала, мин - иң зурлары булам, миннән соң Руфат, Ринат, Зилә, Әлсинә. Кечкенәдән безгә бар назын, җылысын бирде. Укыттылар, барыбызга да эшкә яраклы итеп тәрбия, югары белем бирделәр.

Әни - тумышыннан укытучы. Ул бар күңелен биреп мәктәптә 47 елдан артык намуслы хезмәт итеп, укучыларга математика фәненнән белем бирә. Шуның белән беррәттән класс җитәкчесе вазифасын үти, яңа гасыр белән бергә атлый. Ничә буын балалар укытты инде әни. Укучыларына нигезле, тирән белем биргән, кайгыртучанлыгы, игътибарлылыгы, файдалы киңәшләре белән ул аларга тормышта дөрес юл сайларга ярдәм иткән. Чынлап та, аның тырышлыгы, фидакарь хезмәте бушка булмаган, чөнки укучыларының күбесе остазларының һөнәрен сайлап, үзләре инде күренекле, хөрмәтле педагоглар булып җитештеләр. Илебезнең кайсы почмагында яшәсәләр дә, Нурия апаларын һич тә онытмыйлар, шалтыраталар, язалар, бүләклиләр, хәлен сорашып кунакка киләләр.

Ул гадел, таләпчән, ягымлы, игътибарлы һәм искиткеч дәрәҗәдә үзен тыйнак, күркәм тота белү сәләтенә ия. Мөлаем, киң күңелле, якты йөзле, эчкерсез гади кеше безнең әни. Ул һәркем белән уртак тел таба белә. Өстәлендә һәрвакыт бавырсак, пилмән, пәрәмәч, сөт-каймак өзелми, ул һәркемне хуш күреп каршы ала һәм күчтәнәчләр дә тоттырып чыгара.

Юкка гына “Ана җылысы – кояш җылысы” димәгәннәр бит. Әниемнең назлы карашы да җир йөзендә яшәүче меңнәрне җылытырлык. Әнием чәчкән нурдан, аның карашыннан, тәмле сүзләреннән, үрнәк-гамәлләреннән җылы тоеп яшибез.

Хәзерге көндә әнинең 8 оныгы һәм 2 нәбәрәсе бар. Бездән башка әнием энесенең ике баласын да үз итеп, безнең белән тигез итеп үстерде. Заманадан артта калмыйча, ил яңалыклары белән кызыксынып яши. Ул мәктәптә, авыл клубында оештырган концертларда да актив катнаша, оста җырлый һәм бии.

Әниебезгә Аллаһының мең рәхмәте яусын. Озын гомер, тән сихәте, күңелендәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә безгә яшәеш чыганагы булып торуын телибез.

Тәнзилә ТИМКАНОВА, Тубыл районы, Хуҗайлан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836