#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
24 25 26 27 28 29 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Озын гомерле ветеран

последние и лучшие новости искусства в мире

12-9Тубыл районы, Комарау авылында туып-үскән Әкилә Әхмәт кызы Янабаевага (Бакиева) тиздән 90 яшь тула. Ышанасы да килми, чөнки 90 яшьлек әби Тубылга килгән Казан артистларының бер концертын да калдырмый йөри, өстәвенә бүләкләр биреп, рәхмәтләр әйтеп кенә калмый, алар белән биеп тә ала. Мин үткән елларда “Яңарыш”ка Әкилә апаны дус карчыгы белән гел яздыра идем. “Миңа авылдашлар турында мәгълүматлар кирәк, үзең турында да”, - дигән генә идем, ул 1-2 көннән Маслауга килеп тә җитте. Комарау авылын (беткән булса да) икәүләп айкап чыктык, бар нәрсә аның хәтерендә. Ә тормыш юлы рәхәттә үтмәгән бит.

Әкилә Әхмәт кызы 1930 елның 26 мартында 4 балалы гаиләдә беренче бала булып дөньяга килгән. Әтисе Әхмәт Нәби улы Бөек Ватан сугышында катнашып, авылга исән кайткан, әнисе Фатыйма Кадыйр кызы да күп балалы гаиләдән чыккан. Хәтеремдә, күзләре начар күрә иде.

Башлангыч мәктәпне тәмамлауга, Ватан сугышы башлана. Гаиләләре барлык тормыш кыенлыкларын кичерә. “Ленин” исемендәге колхозда атлар, сыерлар җигеп җир эшкәртеп, чәчеп, урып, җыеп, печән әзерләдек, гомумән, барлык колхоз эшләрендә кайнап, эшләп яшәдек. Елга буйлап зур көймәләрдә Бизино авылына барып, ягулык ташыдык, аны зур мичкәләргә тутырып, тәгәрәтеп көймәгә төйи идек, - дип искә ала ул балачак елларын.

Буй җиткәч, Өстамак авылы егете Әнвәр Янабаевка кияүгә чыга. Икесе дә колхозда эшлиләр.

“1958 елда ике кызыбыз белән бәхет эзләп төньякка юл тоттык. Ханты-Манси округының Березово поселогында төпләндек. 10 ел буе кирпеч заводында, завод ябылгач, совхоз кочегаркасында лаеклы ялга чыкканчы хезмәт иттем. Ялда да тик утырмадым, 2 ел кибеттә җыештыручы булып эшләдем. Тагын 2 балабыз туды. Менә шулай зур гына гаилә булып, туган якларга әйләнеп кайттык. Авылда яшәү шартлары җиңел булмагач, Тубыл шәһәрендә төпләндек. Аллага шөкер, балаларымның үз тормышлары, иптәшем Әнвәр мәңгелеккә күчте. Мин ике бүлмәле фатирда исән-имин яшим, - дип сүзен дәвам итте Әкилә апа.

Аның күкрәгендә «Хезмәт ветераны», «Коммунистик хезмәте ударнигы», «Ана медале» һәм башка бүләкләре бар.

Менә шундый күпне күргән, күпне үз башларыннан кичергән хатын-кызлар тормыштан ямь табып яшиләр.

- Шөкер, тормыш матур, пенсияне яхшы алам, илдә тынычлык кына булсын. Туган авылымны сагынам. Комарау авылы кызы булуым белән горурланып яшим, очрашу-бәйрәмнәр булса, мине дә калдырмагыз, хәбәр бирегез”, - дип тәмамлады сүзен өлкән яшьтәге, көр күңелле, дөньяга карашы белән яшьләрдән калышмый яшәгән Әкилә апабыз.

Рәшидә БАКИЕВА, Тубыл районы, Маслау авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836