Материалы

Пицен һәм хатын

последние и лучшие новости искусства в мире

Эчкен авылы янында тәмле саф сулы чишмә бар. Чишмә суы тирән чокыр төбеннән үтә алмаслык чытырманлык аша Эчкен елгасына агып төшә. Аның төбендә төнлә генә түгел, көндез дә караңгы һәм салкын була. Элек заманнарда чишмәнең шушы караңгы, үтә алмаслык урыннарында бик тә ямьсез, куркыныч пиценнәр яшәгәннәр. Үзе әллә ни зур гәүдәле булмаса да, йонлы, ике мөгезле, кулларында үткен тырнаклы бармаклары булып, гел генә кети-кети уйнарга яраткан. Явызлыгы булмаса да, алданган бер кешене кытыклап үтерә торган булган. Шуңа да хатын-кызлар бергә-бергә җыелып чишмәгә суга барганнар.

Җәйнең иң матур көннәренең берсендә бер хатынның үзенә генә кичкә таба чишмәгә суга барырга туры килгән. Ул чишмәгә барып җиткәндә, күк йөзенә караңгылык куна башлаган. Тынлык, хәтта бер генә кош тавышы да ишетелмәгән, тик чишмә суы гына тынлыкны бозып, челтер-челтер ага биргән. Хатын көянтәсен дүләнә ботагына элгән дә, чиләкләренә су алган. Бер чиләге тулып икенчесе дә тулды дигәндә генә, аңа әллә нинди тавыш ишетелгән. Нәрсә бу? Артына борылып караса, анда пицен басып тора икән. Ул хатынга ямьсез, куркыныч булып күренгән: йонлы, ике мөгезле, зур күзле, кәкре борынлы, кулларында бармаклары үткен тырнаклы икән. Хатын курыкса да, сер бирмәгән. Озак кына күзгә-күз карашып торганнан соң, хатын Пиценгә:

- Миннән сиңа ни кирәк? – дигән.

- Әйдәгез икебез кети-кети уйнап алыйк әле! – дигән Пицен.

Хатынның пиценнәрнең явызлыклары турында ишеткәне булганга:

- Ярар, уйнарбыз, ашыкма, мескенкәй. Менә сулы чиләкләремне генә тау башына менгезеп бир! – дигән. Пицен шатланып риза булган, сулы чиләкләрне күтәреп тау башына тиз генә менеп тә киткән. Хатын шуннан файдаланып дүләнә ботагын гына сындырып алырга өлгергән. Пицен килеп тә җиткән:

- Хатын, синең йомышыңны үтәдем. Хәзер инде син дә үтә! – дигән.

- Мескенкәй, әйдә кил! Менә хәзер уйныйбыз инде, - дигән хатын, мәкерле уйларын яшереп. Хатын кулындагы дүләнә ботагы белән Пиценне кытыклый да кытыклый икән. Кытыклый да әйтә икән: “Кулымдагы дүләнә кытыкласа, улама!” Ә Пицен түзалмый акыра да бакыра, качмакчы була. Юк, кайда качу. Ә хатын такмаклап кытыклавын гына белә: “Кулымдагы дүләнә кытыкласа улама!” Мескенкәй Пицен дүртаякланып ялвара башлый: “И, мәрхәмәтле хатын, мине бушатсаң иде. Башка сезгә зыяныбыз тимәс, чишмәдә эзебез булмас”. Зирәк хатын Пиценнең мондый сүзләрен ишеткәч ышанган, аны бушаткан. Көянтәсенә чиләкләрен аскан да, ашыкмый гына өенә кайтып киткән. Шуннан бирле Эчкен авылы чишмәсендә пиценнәр калмаган, каядыр китеп югалганнар.

Тимер Галим ЭЧКЕНИ. Курган өлкәсе,
Эчкен (Йолдыз) авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума