Февраль 2019 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Бу көннәрдә редакциягә Түбән Тәүде районы, Эске авылыннан хәбәрчебез Рәхимҗан Муллаков килде.
- 2 февральдә Төмән районы, Муллашның Җәгъфәр Касыймов җитәкчелегендәге “Пышны” ансамбле Чугунаево мәдәният йортында зур концерт куйды. Суык димәгәннәр, ерак юлны якын итеп 15 артист килгән. Искиткеч күркәм концертка 70тән артык кеше керде. Артистлар өч тапкыр костюмнарын алыштырдылар, күз явын алырлык иде. Җырладылар-биеделәр, халыкны ихлас күңелдән ял иттерделәр.
Җәгъфәр Касыймовның талантының иге-чиге юк: җырлый, төйдереп бии, сүз остасы да. Транспорт табып артистларны безгә китерүе өчен аңа һәм коллективына зур рәхмәт. Киләчәктә дә шулай очрашырга язсын, - дип дулкынланып сөйләде Рәхимҗан абый.
Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.