#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Рәхмәт хаты

последние и лучшие новости искусства в мире

Дөньяда иң кирәкле һөнәрләрнең берсе – медицина өлкәсе хезмәткәрләре.

Төмән районы, Ямбай амбулаториясендә искиткеч шәфкатьле, ачык йөзле кызлар эшли. Ишекне ачу белән медицина эшчеләренең җылы карашларын, кешелекле мөнәсәбәтләрен сизәсең. Монда һәрвакыт тыныч, җылы эш атмосферасы. Һәркайсы үз вазифаларына намус, зур җаваплылык белән карый.

Врач, терапевт-кардиолог Ирина Владимировна Клепиковага үземнең зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Ул югары профессионал, бик игътибарлы, кайгыртучан. Кешегә ягымлы карашы белән аерылып тора. Аның тылсымлы, йөрәккә үтеп керә торган тынычландыргыч сүзләре дә үзе дәва шикелле. Бөтен Ямбай авылы һәм тирә-юньдәге авыллар кешеләренең сәламәтлек сагында. Еш кына авыр хәлдәге авыруларга чакыралар һәм ул аларны үлемнән дә алып кала.

Ирина Владимир кызы зур түземсезлек белән барлык пациентларны карый, салмак кына аңлаешлы итеп авыруның сәбәбен аңлата, дөрес диагноз куеп, кирәкле дәва бирә. Авыр хәлдә килгәннәр дә берничә көннән үзләрен сау-сәламәт, күтәренке кәефле, бәхетле итеп сизәләр. Менә инде күп еллар аның белән бергә бик ягымлы, игътибарлы шәфкать туташы Фирдәвес Нурулла кызы Мәхмүтова эшли. Үз эшен зур җаваплылык белән төгәл башкара. Ул гриппка каршы көрәшүчеләрнең берсе. Зур эпидемияләр башланганчы прививкалар ясый.

Процедура кабинетында да югары профессионаллар, эш белгечләре эшли. Бу - Нәсимә Нуриәхмәт кызы Латфуллина һәм Татьяна Иван кызы Антонова. Мин бу кызларның алтын кулларына рәхмәтлемен.

Монда өлкән медбрат булып эшләүче Арман Амантай улы Телемисовка бик күп җылы сүзләр әйтәсе килә. Шифаханәнең барлык җаваплы эшләрен башкарып та, тагын вакыты белән процедуралар кабинетында укол куя. Ул бик оста табиб.

Шифаханәнең регистратурасында Зиннура Әхәт кызы Кәримова һәм Светлана Раил кызы Шәрипова эшлиләр.

Зиннура Кәримова (Абдразакова) - минем укучым, Яңа Кәешкүл урта мәктәбен “4” һәм “5” билгеләренә тәмамлады.

Эчкерсез, киң күңелле Вәсилә Әхтәм кызы Нәҗметдинова – ЭКГ буенча шәфкать туташы. Эш вакыты үтсә дә, авыруны карый, ЭКГ нәтиҗәләрен вакытлы врачка тапшыра. Вакыты белән хирург янында да эшли.

Хатын-кызларга бик яхшы мөнәсәбәтле акушер-гинеколог Анна Агамурат кызы Телемисова да мактауга лаек.

Акушерка Луиза Тәкиулла кызы Хәлимова еш кына врачны алыштыра. Бу җаваплы эшне намус белән башкара. УЗИ ясаучы Марат Ильяс улы Мәхмүтов һәм теш табибы Адонис Альберт улы Васильев та эшләрен җентекләп, намус белән башкаралар.

Өлкән шәфкать туташы булып эшләгән Наталья Юрий кызы Наливайко бүгенге көндә процедура кабинетында эшли.

Ак халатлы апалар, кызлар һәм егетләр! Эчкерсез, кыюлык белән, җан-тәнегезне кызганмыйча, кеше дигән олы җанга сәламәтлек биргән өчен рәхмәтләрем сезгә бик зур. Сезнең алда баш иеп, үзегезгә дә сәламәтлек телим.

Рәхилә УРАЗАЕВА, ветеран укытучы. Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836