#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Рәҗәб аен хөрмәтләп

последние и лучшие новости искусства в мире

2021 нче Үгез елының Рәҗәб ае быел 13 февральдә башланды. Изге Рәҗәб аен хөрмәтләп, олылап, Аллаһы Тәгалә тарафыннан ирешә торган күпләгән саваплар һәм юмартлыклар ае буларак кабул итеп, Маслау һәм Пушнаш авыллары халкы көче һәм ярдәме белән аш-мәҗлес оештырдык. Чараны Гөлшат һәм Хәлил Алеевларның зур йортларында үткәрдек.Бу дини бәйрәм авылда яшәгән олысын һәм кечесен, хәтта җәйге генә йортлары булганнарны да битараф калдырмады. Иң әһәмиятлесе: авылда туып-үсеп, яңа гына тормышка аяк баскан яшьләрнең, үзләре читтә яшәсәләр дә, үз авылларын яратып, олыларны хөрмәт итеп катнашулары мине таң калдырды һәм сөендерде.

Күпләре минем укучыларым, исемнәрен генә булса да теркәп китәсем килә: Хәлим һәм Денис, Лилия һәм Гөлсем, Илиана, Дамир, Юлия, Заур, Диана, Алинә, Нур, Илнур, Лариса, Римма, Луиза, Рәфыйк, Рафаэль, Динар, Тимур, Альбина, Җәлилә, Марат һәм башкалар.

Афәрин, яшьләр, шулай телне, динне хөрмәтләп тормышка аяк басуыгызга. Киләчәгегез якты һәм өметле булсын!

Олы аш-мәҗлесне оештыруда баш күтәрүче һәм өндәүче Зөлфия һәм Сәлим Алтыевлар булсалар, оештыручылар, аш-су мәшәкатьләрен башкаручылар – Суфия Алеева, Гөлнара Бакиева, Рәхимә Уразмәтова, Наилә Гафурова, Зөләйха Аптышева, Гайшә Янишева һ.б. булдылар. Ярты бәясенә сарык биргән авыл фермеры Алик Шукуровка да рәхмәт.

Сабанак авыл мәчете имамы хөрмәткә лаеклы муллабыз Шәриф Рәхимчан улының укыган догалары һәм теләкләре, вәгазь сүзләре Аллаһы Тәгалә тарафыннан ишетелер һәм кабул булыр дигән өметтә калдык.

Күтәренке күңелләр белән очрашуга тагын бер сәбәп табылды: кышның соңгы февраль ае, гомумән, зур вакыйгаларга бай ай. 15 нче феаральдә патриот шагыйребез Муса Җәлилнең, шулай ук татар сандугачы Илһам Шакировның да туган көннәре икәнен белмәгән кеше юктыр.

Безнең авылда да төрле елларда февраль аенда 15ләгән кеше фанига килгән икән. Шуларның арасында иң өлкәне 88 яшьлек Әлминур Маметова булды. Шулай ук Зиннәтбану Моратова, Хәлил Уразмәтов, Суфия Айтбаева, Илиана Шәйдуллина, Сәлих Моратов, Марина Маметова, Чамалетдин Атнагулов, Идрис Әбдевәлиев, Фәүзия Маметова, Гайшә Янишева, Коттус Моратов, Ринат Әбдевәлиев, Флора Бакиева, Ибәтулла Маметов. 70 яшьлек юбилеен Мансура Алеева каршылады. Бу ветеран укытучы, мәгариф отличнигы, 5 бала анасы, иптәше Нурмөхәмәт белән өй-дөньяларын җәй буе чәчәкләргә күмеп, матур итеп гомер кичерәләр.

Мәҗлестә авылдагы бикле утырган мәчетебез язмышы турында да сүз булды. Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен анда үткәрергә насыйп итсен, дидек.

1940 елның 15 февралендә туган мәрхүм ирем Рифхәт Хәмит улының, 1942 елның 23 февралендә туган мәрхүм энем Фатыйх Корман улының да рухлары шат булсын.

Бергә булыйк, авылдашлар, бердәм яшик, бер-беребезне хөрмәтләп, яратып яшик, дип тәмамлыйм сүземне.

Рәшидә БАКИЕВА, Тубыл районы,
Маслау авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836