Материалы

Россия һәм чит илләрдәге соңгы күрсәткечләр

последние и лучшие новости искусства в мире

Россиядәге инфляция (акчаның бәясе төшү) дәрәҗәсе (үткән еллар белән чагыштырганда 2000 елда - 20,2 %ка,  2002 елда - 15,1%ка, 2005 елда - 10,9%ка, 2006 елда - 13,3%ка, 2010 елда - 8,8%ка, 2012 елда - 6,6%ка, 2014 елда - 11,4%ка, 2015 елда - 12-13%ка (прогноз) артты. Финанс органнары күрсәтүе буенча, киләсе елга инфляция ике мәртәбә төшә алыр, 6,2 %ка кадәр. Хәзергә Россия бәяләрнең үсүе буенча алга киткән илләр һәм СНГ илләре арасында лидер. Бездән алда инфляциясе 38% ка үскән Украина гына. Белоруссиядә үсеш темпы югары булганлыктан инфляция 7,8% кына. Казахстанда инфляция 1,8%ка, ә Әрмәнстанда исә бәяләр 2,1%ка кадәр төштеләр.

Ил буенча 2015 ел башыннан октябрь аена кадәр бәяләр продуктларга, торакка түләүгә, даруларга 13,7%ка артты.

Россиядә ашау рационы буенча ел буена 47 мең гаилә өйрәнелә. Ярлылар һәм байлар, шәһәр һәм авыл халкы, баласызлар, күп балалы гаиләләр тикшереләләр. Соңгы 10 елда күрсәткечләр буенча россиялеләрнең ашаулары елдан-ел яхшыра бара икән.

Соңгы күрсәткечләр буенча без икмәк һәм бәрәңгене азрак ашыйбыз, җимеш, яшелчә, ит һәм балыкны күбрәк ашый башлаганбыз икән. Әкияттәге кебек, дисәк тә ялгышлык булмас.

Байлар күбрәк ашыйлар... Ләкин симермиләр

Кешенең ашавы аның кереме белән бәйле. Әгәр дә 100 мең  кереме булган байлар 30 кг балыкны ашасалар, 10 мең кереме булган ярлылар елына 14 кг. гына балыкны ашыйлар (көненә 40 гр. гына). Аерма ике мәртәбә. Башка ашамлыклар буенча да шундый аерма. Байларның ашау рационында 2014 елда - 106 кг җимеш һәм 128 кг яшелчәләр, ә ярлылар тик 41 кг җимеш, 62 кг  яшелчәләр белән тукланганнар. Ярлыларда ит 54 кг гына булган. Ярлылар чиста итне түгел, ә күбрәк арзан полуфабрикатлар (сосиска, колбаса, пилмән, котлет) ашыйлар.

Белгечләрнең күрсәтүләре буенча, россииялеләр витаминлы ризыкларны аз ашыйлар, шуның өчен аларның организмнарында гемоглобин җитешми икән. Йод халыкның 70 процентында җитешми, диелә. Шикәр һәм башка кондитер ризыкларын күп файдаланганлыктан, Россия халкында төрле авырулар күп икән (диабет, йөрәк авырулар, симерү һ.б). “Соңгы 20 елда ир кешеләр арасында симерү 7%тан 14%ка, хатын-кызлар арасында - 20дән 25%ка җитте”, - дип язды бер белгеч. Ярлыларда һәм байларда артык симезләр юк. Ярлылар акча аз булганлыктан симерә алмыйлар, ә байлар ашау режимын саклап яшиләр.

* * *

Кытай Айның икенче, караңгы  ягын, беренчеләрдән булып төшереп алу өчен спутник җибәрергә тырыша. Бу эш 2020нче елга кадәр башкарылырга тиеш икән. Монда айның икенче, караңгы ягының, геологик төзелеш үзенчәлекләрен тикшереп, аның караңгы ягының якты ягыннан нык аерылып торганын күрсәтергә кирәк икән.

* * *

Британия галимнәре пенсинерлар өчен  яшәргә иң җайлы  булган илләр буенча бик төпле һәм тулы белешмә (индекс) төзеделәр. Тикшерүчеләрнең фикере буенча, картлыкны Швейцариядә каршы алырга кирәк икән. Икенче урында – Норвегия, өченче булып – Швеция икән. РИА “Новости” күрсәтүе буенча белешмәдә күрсәтелгән беренче 10 илдә пенсиягә чыккан карт кешеләр 26 ел яшиләр, ә Әфганда һәм башка илләрдә 16 елдан артык яшәмиләр, диелгән.

* * *

Бөек Британия королевасы Елизавета Икенче ил белән идарә итү буенча тарихта рекорд күрсәтте. Ул ил башлыгы, монарх булып тәхеттә 63 ел, 7 ай, ике көн торды. Бу илдә аңа кадәр бу тәхетне Елизаветанын әбисенең әбисе Виктория тоткан иде. Елизавета II аның  яхшы хезмәтен хуплап, аны хөрмәт иткән ил халкына зур рәхмәт белдерде.

* * *

Җир  шарында өч сигаретның берсен Кытай кешесе тарта икән. Моны халыкара Кытай-Британия галимнәре күрсәтүе буенча, Интерфакс хәбәр итте. Аларның әйтүе буенча,  Кытайда ир кешеләрнең өчтән бере тәмәке тарта. Аларның күбесе тәмәке тартырга яшүсмер вакытларында өйрәнгәннәр. 2050 елга тәмәке тарту зарарыннан булган авырулардан Кытайда ел саен 3 млн кеше үлеп торачак икән.

Төре  чыганаклардан Изил ГАРИФУЛЛИН туплады. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума