Материалы

Сөедерделәр дә, уйланфдырдылар да

последние и лучшие новости искусства в мире

Җиңү бәйрәмендә көн салкын булуга карамастан, мәктәп коллективы җитәкчелегендә оештырылган “Үлемсез полк”та укучылар һәм олы яшьтәгеләр автобуска утырып урам әйләнеп чыктылар. Һәрберсенең кулында сугышта, әйләнеп кайткач та вафат булган бабаларының рәсемнәре куелган портретлар иде. Авылыбызда сугыш ветераннары барысы да бакыйда, урыннары җәннәттә булсын. Тыл ветераннарының саны да 10га калды.

Төмәндә яшәүче Фәрит Хисмәтуллин хатыны Татьяна Федоровна белән бездә “Марина” кибетен тоталар, ел саен сугыш һәм тыл ветераннарына пакетлар бүләк итәләр, Өлкәннәр көнен үткәрергә дә булышлык күрсәтәләр. Фәрит үзе ике ел инде инсульт белән авырып әкренләп терелеп килә. Хатынына, үзенә Аллаһы сәламәтлекләрен бирсен. Шул ук вакытны балалар бакчасына да, мәктәпкә дә булышырга онытмыйлар. Шулай ук “Молоко” оешмасы да ел саен кыйммәтле пакетлары белән ветераннарны сөендереп тора. Пакетларның барсын да ветераннар оешмасы рәисе Фәһим Хәмидуллин җылы сүзләрен әйтә-әйтә тапшырып чыкты, авырып килә алмаганнарның өйләренә өләшеп йөрде.

Бер бик аяныч хәл күңелне тырнап, уйландырды: татар авылында татар әбиләре, бабайларына митинг татар телендә түгел, ә рус телендә алып барылды. Митингтан соң залга кереп утыргач та, бер сәгатьләп рус җырларын тыңладык. Нишләсәң дә, өлкән кешеләргә үз телен, үз татар җырын тыңлау якын, сихәт тә бирә, күңелләр дә күтәрелә. Бераз булса да өлкәннәрне дә хөрмәт итәселәре бар иде. Ярый әле концерт арасында укытучылар татар җырларын башкардылар. Әйтергә кирәк, концертка әзерлек булган, җырлары да, биюләре дә көчле, киемнәре дә туры килә. Киләсе елларда татар әби-бабайларын хөрмәт итәргә онытмауларын өмет итеп яшисе генә кала.

Динара ХӘБИБУЛЛИНА, Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума